news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Акчаны икебез дә аерым тотабыз…»

Җырчы Гөлназ Асаева ире Вилли белән исәп-хисап өлкәсендәге мөнәсәбәтләре, гаилә "бюджет”лары турында инстаграмда видео куйган.

news_top
 Гөлназ Асаева: «Акчаны икебез дә аерым тотабыз…»
Гөлназ Асаеваның Инстаграм аккаунтыннан

 «Акчаны икебез дә аерым тотабыз, бездә „брачный договор“. Әгәр дә мин иремә акча бирәм икән, бары тик бурычка кредитка, кайтару шарты белән генә. Килешү буенча, банктан аермалы буларак, ике процентка күбрәк кайтарасы», — ди ул җитди кыяфәт чыгарып.

Белгәнегезчә, инстаграмда, Тик-Токтагы сыманрак, кызыклы видеолар төшереп була. Төрле битлекне үзеңә куеп һәм төрле тавыш кулланып. Гөлназның да әлеге видеосы шундыйлар нисбәтеннән, кәеф күтәрү максатыннан, кызык өчен, шаяртып…

Ләкин җырчының өлкән буын тамашачысы моны аңламаган, күрәсең, бу видеодан соң аңа менә мондый комментарийлар килгән.

«Бу бит Гөлназ! Ә аның тавышы андый түгел. Кем аның фотосын алган?», «Тавышыңа ни булды? Авырыйсыңмы әллә?», «Танымаслык булып үзгәртеп бетергән үзен. Ходай биргән чибәрлеге генә җитмиме икән соң аңа», «Уф, иреннәре…», «Нинди чибәр идең, ә хәзер?», «Бер дә килешми инде», «Бераз чәчен җыйса иде», — дип язганнар тәмам борчылганнар, ачуы кабарганнар.

«Прикол”ны аңлаганнар исә рәхәтләнеп көлгән. «Чын актриса!», «Афәрин!», «Бородинага охшагансың», «Килештерәсең, көчкә таныдым», «Болай процентлары ничава, бик югары түгел», — дип шаяртканнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар