news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева 18.08.2018 датасында кияүгә чыга?

Инстачылар Гөлназның никахы була, кияүгә чыга дип фаразлый.

news_top
Гөлназ Асаева 18.08.2018 датасында кияүгә чыга?
Гөлназ Асаева инстаграмда интрига ясады. Ул бер ир-атны кочаклап төшкән фотосын куйды.

"Күптәнге хыялым тиздән тормышка аша. Нәрсә дип уйлыйсыз? Дөрес җавап кайтарганга миннән бүләк", дип сорап язган Гөлназ.

1 сәгать эчендә фото янына 250 чамасы комментарий җыелды. Инстачылар Гөлназны кияүгә чыга дип фаразлый.

"Кияүгә чыгасың. Сез узган ел әйттегез 18.08.2018 сезнең туй дип. Мин шат сезнең өчен", "туй", "никах" дигән җаваплар тезелеп киткән. Җаваплар арасында "яңа клип", "диңгезгә ял" кебек версияләр дә очрый. Тик кияү темасы барысын да уздырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар