Гөлнара Тимерҗанова: «Түзәр чамам калмагач, исемемне үзгәрттем»
Җырчы Гөлнара Тимерҗанова «Авырмас өчен 101 киңәш» гәҗитенә сәламәт яшәү рәвеше хакында фикерләрен җиткергән.
«Авырулардан саклану өчен атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тотарга тырышам. Бу — Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәте. Әгәр атна саен шулай эшләсәң, саулыгыңа 200% файда килә. Менә Рамазан ае уразасына кердек. Ураза тота башлавыма 10 ел, хәзер инде бу минем яшәү рәвешем, ел саен тотам, калдырмыйм.
Иң яхшысы - үләнле чәй! Иң яратканым – мунча! Чабынырга бик яратам, 6 яшьлек кызымны да өйрәттем. Нинди яшәү рәвеше алып барасың, балалар да шуңа өйрәнеп үсә.
Кешегә начарлык эшләгәнем булмаса да, сынауларга бай булды минем тормыш. Түздем-түздем дә, чамам калмагач, 2019 елда исемене үзгәртергә булдым. Хәзерге исемем — Наимә. Җан тынычлыгы, тазалык, байлык дигәнне аңлата. Бүгенге тормышым өчен Аллаһка шөкер әйтәм!» — дип сөйләгән җырчы.