Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: «Соңгы гастролем бик аяныч тәмамланды»

2019 елда Башкортстанда концертлар куеп кайтып килгәндә җырчы машинасы белән авариягә очраган.

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова: «Соңгы гастролем бик аяныч тәмамланды»
Рамил Гали

Гөлнара Тимерҗанованың зур итеп концертлар куймый башлавына ике ел икән инде. Бу хакта ул «Болгар» радиосының «Сәхнәдәш» тапшыруына кунакка килгәч сөйләгән.

«Хәзер гастрольләргә чыкканым юк. Башкортстандагы соңгы гастролем бик аяныч тәмамланды. Юлда машинама поши менде. Машинам челпәрәмә килде. Үзебез чак кына исән калдык. Менә шушы вакыйга белән мине Аллаһы Тәгалә туктатты дип аңладым. Булды, Гөлнара, җитте. Йөрмә болай, өеңдә генә утыр, балаларыңны кара», — дип әйтте бугай.

Гөлнара Тимерҗанова элекке клипларында сыланып тора торган, ачык киемнәрдән төшүе турында да сөйләгән. «Сиңа җырларга кирәк. Без сине киендерәбез. Син риза бул, диделәр. Мин ул җырларымны хәзер карыйм. Төрле челтәрләргә куялар бит. Әй анда язалар инде әллә ниләр. „Мондый татар кызы буламы соң?“ — диләр. Хәзер үземә фәлән миллионнар вәгъдә итсәләр дә, андый клипларда төшмәс идем», — дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100