Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Сабирова: "Илфаксыз бер ел..."

"Шәһри Казан" газетасы һәм "Сөембикә" журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова якын дусты Илфак Шиһаповны искә ала. Аның бу дөньядан киткәненә бүген 1 ел...

news_top_970_100
Гөлнара Сабирова: "Илфаксыз бер ел..."
"Илфаксыз бер ел...

Бүген нәкъ бер ел.Ул көнне вакыт тукталган кебек булды. Күңелнең бер кылы өзелде, дөнья нурсызланды, тормышның ниндидер бер үзгә төсмере юкка чыкты кебек. Илфак үзе белән юк-бар әйберләргә сөенү, үлән үскәннән дә мәгънә табу, кошлар тавышыннан да дәрт-илһам алу кебек бер карашка кечкенә генә, ә чынлыкта шулхәтле әһәмиятле әйберләрне алып китте. Һәм үзенең китүе белән тормыш кыйммәтләрен тагын бер кат ачты. Янәшәңдә әллә нихәтле кеше булып та, утырып, бернидән читенсенмичә, курыкмыйча, ачыктан-ачык сөйләшерлек, күңелеңне аңларлык кешеләр бик аз булуын күрсәтте. Уңышларын күбрәк булган, синең башкаларга охшамаганлыгың ныграк ачылган саен, сине пычратырга, кара ягарга теләүчеләр күбрәк булганлыгын... Сине бөтенләй белмәгән кешеләрнең, җавап бирмәячәгеңне белгәч, бик тиз генә синең дустыңа әйләнәчәген, бик якын булып йөргән дусларыңның авыр вакытларда юкка чыгачагын... Кайберәүләрнең хәтта синең үлем белән дә файдаланачагын... Тормышыңны бөтенләй белмәгән кешеләрнең бик белдекле кешеләр булып авыз тутырып сөйләп йөриячәкләрен... Илфак үзенең язмалары, шигырьләрендә гап-гади генә итеп зур әйберләр турында сөйләгән кебек исбатлады боларны. Сагындырамы? Сагындыра дип әйтү аз булыр. Илфаксыз тормышта Илфак белән яшәп ятыш..."

Илфаксыз бер ел... Бүген нәкъ бер ел. Ул көнне вакыт тукталган кебек булды. Күңелнең бер кылы өзелде, дөнья нурсызланды, тормышның ниндидер бер үзгә төсмере юкка чыкты кебек. Илфак үзе белән юк-бар әйберләргә сөенү, үлән үскәннән дә мәгънә табу, кошлар тавышыннан да дәрт-илһам алу кебек бер карашка кечкенә генә, ә чынлыкта шулхәтле әһәмиятле әйберләрне алып китте. Һәм үзенең китүе белән тормыш кыйммәтләрен тагын бер кат ачты. Янәшәңдә әллә нихәтле кеше булып та, утырып, бернидән читенсенмичә, курыкмыйча, ачыктан-ачык сөйләшерлек, күңелеңне аңларлык кешеләр бик аз булуын күрсәтте. Уңышларын күбрәк булган, синең башкаларга охшамаганлыгың ныграк ачылган саен, сине пычратырга, кара ягарга теләүчеләр күбрәк булганлыгын... Сине бөтенләй белмәгән кешеләрнең, җавап бирмәячәгеңне белгәч, бик тиз генә синең дустыңа әйләнәчәген, бик якын булып йөргән дусларыңның авыр вакытларда юкка чыгачагын... Кайберәүләрнең хәтта синең үлем белән дә файдаланачагын... Тормышыңны бөтенләй белмәгән кешеләрнең бик белдекле кешеләр булып авыз тутырып сөйләп йөриячәкләрен... Илфак үзенең язмалары, шигырьләрендә гап-гади генә итеп зур әйберләр турында сөйләгән кебек исбатлады боларны. Сагындырамы? Сагындыра дип әйтү аз булыр. Илфаксыз тормышта Илфак белән яшәп ятыш...

Публикация от Gulnara Sabirova (@gulnara_sabirova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100