Гөлнара Габидуллинадан тиз әзерләнә торган шаурма рецепты
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырчы шаурманың юка ләвәш эчендә яшелчә, тавык ите һәм майонезлы соус белән җиңел әзерләнә торганын тәкъдим итә.

Шаурма әзерләр өчен пешкән тавык итен табада сарымсак белән кыздырып алабыз. Аннары 2 помидор, вак кына итеп турап, кәбестә, кыяр, болгар борычын әзерлибез. Өстенә согын сыгар өчен лимон да кирәк була.
Шуннан соус әзерлибез. Моның өчен майонезга кибет каймагы кушып болгатабыз да, өстенә сарымсак сытып салабыз.
Барысы да әзер булгач, кибеттән алынган юка ләвәшкә тигез итеп соус сылыйбыз. Аннары кызган тавык ите, кәбестә, кыяр, помидор җәябез, өстенә лимон согы сибәбез һәм тагын соус сылыйбыз.
Шуннан соң, ләвәшне саклык белән генә конверт итеп төрәбез һәм кызган коры табада ике яктан да кыздырып алабыз.
Тәмле булсын!