news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Габидуллинадан төрле яшелчәләрне бергә маринадлау рецепты

Тозлык өч литрлы банка өчен исәпләнгән.

news_top
Гөлнара Габидуллинадан төрле яшелчәләрне бергә маринадлау рецепты
«Татар-информ» архивы

Җырчыга барлык яшелчәләрне бергә салып маринадлау рецептын дусты биргән.

Маринадлау өчен вак кыяр, боҗралап туралган кишер, телемләп ташкабак, вак помидор, эрерәк туралган татлы борыч, кәбестә, боҗралап суган кирәк булачак.

Тәмләткечләр: 5 тырнак сарымсак, 2 дәфнә яфрагы, 5 түгәрәк кара борыч, 3 канәфер, укроп зонтигы.

Беренче эш итеп яшелчәләрне әзерләргә, банкаларны стерильләштерергә, яшелчәләрне банкаларга тутырырга һәм кайнар су коярга, 2-3 минут тотарга.

Аннары суны кәстрүльгә бушатырга, 1,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Башта банкага 9 процентлы аш серкәсе, аннары тозлыкны салырга.

Бу тозлык 3 литр банка өчен була.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар