Гөлнара Габидуллинадан бәрәңге запеканкасы рецепты
«Кызлар, мин бүген бик тәмле әйбер пешереп карадым әле. «Бешамель» соусы белән бәрәңге запеканкасы пешердем», — дип язган җырчы.
«Бешамель» соусы өчен: 100 грамм атланмай, 3 чәй калагы он, 1 лавр яфрагы, 1 стакан сөт, сарымсак, тәменчә тоз.
Башта майны он белән яхшылап төреләре беткәнче болгатырга, аннары калган ингредиентларны салырга кирәк.
Бу соус майонез урынына кулланыла.
Бәрәңгене телемләп турарга, тәмләткечләр белән болгатырга. Фаршка күп итеп суган, бераз сарымсак, тоз һәм борыч салып болгатырга.
Табага бераз соус салырга, аннары бәрәңге, аның өстенә фарш һәм янә Бешамель соусы салырга. Духовкада пешерергә.
«Бик тәмле булачак», — дип язган җырчы.