Гөлнара Габидуллина тырнак ясауның яңа төрен уйлап тапкан
Җырчы кызының матур тырнакларын видеога төшергән.
Җырчы Гөлнара Габидуллина яңа һөнәр үзләштергән. Ул кызы белән пластилиннан тырнак ясый башлаган, бизәкләре дә бар.
«Бу елда яңа тренд. Кызлар, әйдәгез язылыгыз», — ди җырчы видеода.
«Кызлар пати» төркемендәге җырчылар беренче һәм даими клиент булырга теләк белдергән. Җырчының хезмәттәшләре дә даими осталарын алыштыру турында уйлый башлаган.
«Кризиска каршы вариант», «Искиткеч», «Дизайн шәп», «Әнисе кебек тырыш бала», - дип комментарий калдырган инстачылар.