news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Габидуллина Хәния Фәрхинең "Үкенергә, хәзер, җаным, соң" дигән җырын баянга җырлаган

Җырчы Гөлнара Габидуллина татар эстрадасы Примадоннасы - Хәния Фәрхинең "Үкенергә, хәзер, җаным, соң" дигән җырын баянда үзе уйнап үзе җырлап башкара. Әлеге видеосын ул Инстаграм битенә керткән.

news_top
Гөлнара Габидуллина Хәния Фәрхинең "Үкенергә, хәзер, җаным, соң" дигән җырын баянга җырлаган
Гөлнараның уйнавын халык бик җылы кабул иткән: "Син бигрәк универсал икән", "Булганнан бар да була", "Алга таба гел гармунга гына җырла, үзең уйнап. Япон тактасына кычкыручылар күп ул, ә менә монысы чын талант", "Гөлнара, баян белән ешрак җырла әле, шундый рәхәт бит тыңларга", "Концертларда үзеңнең аккомпанементыңа җырларга вакыт. Моны Сара Садыйкова гына булдыра ала иде", - дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар