news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Габидуллина гүзәллеге белән инстачыларның ушын алган

Җырчы авылда алмагачлар янында төшкән фотосын куйган.

news_top
Гөлнара Габидуллина гүзәллеге белән инстачыларның ушын алган
Рамил Гали

Җырчы Гөлнара Габидуллина кызы белән авылда әти-әнисе янында үзизоляциядә булды. Авылда эшләмәгән эше калмады аның — тирес тә ташыды, тәмлүшкәләр дә пешерде, әтисе белән шашлык та кыздырды.

Инстачылар җырчының «авылча» фотоларын күреп, күнегеп бетте. Җырчы матур итеп бизәнеп, алмагачлар янында төшкән фотосын куйган иде, халык «ах» итте.

«Алмагач чәчәге янында үзең гөл кебек күренәсең»;

«Чибәр сез, күз тимәсен»;

«Гөлнара — син курчак»;

«Косметика нишләтә кешене, ә?»;

«Матуркай, рәхәтләндең быел авылда»;

«Гүзәллек өләшкәндә чиратта беренче торгансыз бугай»;

«Үзе уңган, тырыш, талантлы һәм матур», - дип комментарийлар калдырган виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар