Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Габдрахманова: "Архив документлары белән кызыксынучыларның гозерләрен уку залларында гына түгел, интернет аша да үтибез"

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында татарның тарихи мирасын тәшкил иткән документларны интернетка күчерүнең кайчан төгәлләнәчәге, архив фондларын баетуда халыкның өлеше турында сөйләде.

news_top_970_100
Гөлнара Габдрахманова: "Архив документлары белән кызыксынучыларның гозерләрен уку залларында гына түгел, интернет аша да үтибез"

- Хәерле көн, Гөлнара Зәкәриевна. Узган елда Татарстан дәүләт архивы фондларында 885 аеруча кыйммәтле документ ачыкланган. Бу нинди документлар һәм ни өчен алар аеруча мөһим кыйммәткә ия?

- Хәерле көн! Әйе, сез дөрес әйтәсез, без былтыр, тарихта беренче мәртәбә, муниципаль берәмлекләрдә архивлар арасында аеруча кыйммәтле документларны ачыклау һәм сайлап алу кампаниясен башлап җибәрдек. Бу эштә 40 архив катнашты. Бу документлар арасында иң күбен колхоз-авыл хуҗалыгы артельләренең җирдән файдалану өчен дәүләт актлары тәшкил итә. Әгерҗе, Свияжск урманчылыклары карталары, коллективлаштыру һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы эвакуацияләнгән гражданнар исемлеге, Куйбышев ГЭС төзелеше белән бәйле рәвештә су басу зоналарыннан халыкны күчерү турындагы документлар зур кызыксыну уятты. Табылдыклар арасында Спас рус педагогика техникумына, үз исеме белән аталганы өчен, зур рәхмәт сүзләре белән язылган Надежда Крупская хаты (1929 ел), сирәк удин телендә, гарәп графикасында фронттан язылган хатлар һәм башка бик күп кызыклы документлар бар. Экспертлар бу документларга бик югары бәя бирде, алар безнең фондка иң кыйммәтле документлар булып килде.

Аеруча кыйммәтле документларны барлаганда архивчылар профессиональ критерийлар буенча эш итә. Бу эшне цифрлаштыру алып барыла, без бу документларны электрон рәвешкә күчерәбез һәм безнең бердәм информацион системабызга һәрбер документның образын теркәп, бүтән кешегә күрсәтә торган дәрәҗәгә китереп бетерәчәкбез.

“Архивларны тулыландыру өчен халык ярдәме кирәк”

- Архивларны тулыландыру эше ни дәрәҗәдә оештырылган? Былтыр, беләбез, сез махсус акция - бүләк итү көннәре уздырдыгыз. Әмма бу акцияләр генә архив фондларын тулыландыруны канәгатьләндерә аламы?

- Юк. Әлбәттә, ул акцияләр бик кирәк, чөнки һәрберебезнең гаилә архивы, ниндидер матур документлары бар, ул документларда бик кызыклы фактлар бар. Бу акция барышында безгә бик кызыклы документлар тапшырдылар.

- Мәсәлән?

- Ирина Сергеевна Донская танылган режиссер, җәмәгать эшлеклесе Станислав Сергеевич Говорухин (танылган кинорежиссер, актер - ред.) фотографияләрен тапшырды. Алар бергә укыганнар, бергә эшләгәннәр. Ул документлар, фотографиләр бер җирдә дә юк. Бүгенге көндә алар безнең архивта саклана.

Тагын, мәсәлән, Фикрәт Табеевның (1960-1979 елларда КПССның Татар төбәк комитеты җитәкчесе - ред.) улы безгә бик күп документлар тапшырып китте. Хәзер тарихчылар ул документларны өйрәнә, киләчәктә ул документлардан бик матур китап чыгар дип уйлыйбыз.

Аяз Гыйләҗевның иҗат документлары да архивка тапшырылды. Танылган татар язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Марс Шабаевның шәхси архивыннан иҗат һәм хезмәт эшчәнлеге документлары да бар.

Киләчәктә без бу эшне тагын да киңәйтәчәкбез. Хәзерге вакытта без Татарстанның 100 еллыгына әзерләнәбез. 1920 елдан республиканың һәрбер җитәкчесе булган шәхесләр турында документлар туплыйбыз. Министрлыклар, ведомстволар белән килешү нигезендә эшне башлап җибәрдек инде. Белгечләр, кызыклы эшләр башкарган кешеләр, бүләкләргә лаек булган эшләр, инновацион әйберләр уйлап тапкан кешеләр белән килешеп, аларның коллекцияләрен дә архивка алырбыз дип уйлыйбыз.

- Әлбәттә, документларны электрон рәвешкә күчерү бик актуаль булып кала . Бу эш хәзер ни дәрәҗәдә башкарыла, былтыр электрон рәвешкә ничә документ күчерелде ? Күпмесе калып бара?

- Ул эш бик зур күләмдә алып барыла. Без 73 меңнән артык берәмлекне электрон рәвешкә күчердек. Шул исәптән безнең КПСС, дәүләт хакимияте һәм идарә органнарының норматив-хокукый документларын сканерлауны төгәлләп бетерәбез. Агымдагы елда безнең 23 515 берәмлек электрон рәвешкә күчерелде. Бу безнең 4 миллионнан артык бит булып чыга. Әгәр без аларны бер-берсенә бастырып куйсак, бу Эйфель манарасыннан әз генә биегрәк булып чыга. 2016-2020 елларга исәпләнгән дәүләт программасы бар. Ул программа буенча 13 819 берәмлек (бу 4,7 миллионнан артык бит) аеруча кыйммәтле документлар электрон рәвешкә күчерелде. Һәм быел кино-аудио-визуаль документлар - 2,5 мең бобинаны электрон рәвешкә күчерербез дип уйлап торабыз. Бу 1 096 берәмлек булачак.

Бу нисбәттән без үзебездә иминият фондын да булдырырга тиеш. Документларны микроафишаларга күчерәбез, бу тагын 4 725 берәмлек, 700 меңнән артык бит булачак. Микрофильмнар да эшләргә кирәк. Микрофильмнар өчен аерым аппаратура һәм аерым белгечләр кирәк. Быел без аларны эшлибез. Киләчәктә дә шуны дәвам итәрбез дип уйлыйм. 6 238 берәмлек - бу 1,6 миллионнар артыграк бит булачак. Ә дәүләт архивына барлыгы 158 мең 428 берәмлек документ бүгенге көндә цифрлаштырып бетерелде. Бу 2017 елга караганда ике мәртәбә артык. 2017 елда безнең 2,7% булса, 2018 елда без 4,9% ка чыктык.

- Гөлнара Зәкәриевна, без архивның кызыклы документлары белән сез әзерләгән басмалар аша танышып барырга ияләнгән. Былтыр нинди басмалар әзерләп чыгардыгыз?

- Безнең инде, беләсездер, бик яхшы фәнни-документаль “Гасырлар авазы – эхо веков” журналы чыга. Былтыр 100 еллык юбилеебызны билгеләп үттек. “Татарстан Республикасы Архив хезмәтенә - 100 ел”, “Өч комиссар: архив документлары хәбәр итә” басмаларын да чыгардык.

- Әгәр дә халыкның сезнең хезмәтләрдән файдаланасы килсә, ул моны дәүләт хезмәтләре порталы аша эшли аламы?

- Ул порталда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү функционалы эшли. Без портал аша гаризалар кабул итәбез һәм пенсия, стаж буенча гозерләрне үтибез. Киләчәктә исә шушы портал аша тикшеренүчеләргә, тарихчыларга цифрлаштырылган образларга доступ бирә алырбыз дип уйлыйм.

“Теләгән һәркем безнең порталдан архив документларын күчерә алачак”

- Татар интернетында еш кына бер проблема күтәрелә: татар дәүләт телевидениесе, “Татарстан” радиосының архив язмалары халыктан ерак, дибез. Аларның архивта барын беләбез, ләкин халык аларны куллана алмый. Мәсәлән, безгә “Татар-информ”да коммерцияле булмаган максатларда кулланыр өчен, архивтан Муса Җәлил кергән бердәнбер видеокадрны алу да авыр булды - архивка бик күп хатлар язарга туры килде. Бу эшне халыкка ничектер якынрак итеп, җиңеләйтеп булмыймы?

- Цифралаштыру шуның өчен алып барыла. Мәскәү кинематография инситутының Net-film проекты белән килешү нигезендә, без галимнәр белән берлектә аудио-визуаль архив өчен программа ясый алдык. Хәзер без кадрны миллион мәртәбә тизрәк таба алабыз. Без, мәсәлән, Муса Җәлилнең фотографиясен кертеп җибәрәбез һәм программа безнең архивта Муса Җәлил турында булган бөтен кадрларны секунд эчендә таба. Без ул программаны Федерация Советында да күрсәттек. Хәзер без бөтен кеше дә аны куллана алсын өчен күп җирләрдә реклама ясап киләбез. Аңа доступ түләүле булачак, дәүләт оешмаларына гына бушлай доступ биреләчәк.

- Бу мөмкинлек кайчан булачак?

- Бу мөмкинлек бар, тикшеренүчеләр аны инде белә. Әле без аны зур күләмдә, бөтен республика буенча ачып кына бетерә алмыйбыз, чөнки документлар әле тупланып килә. Май аеннан күп кеше аны куллана алачак дип уйлыйм.

- Бу бик яхшы яңалык!

- Әйе, сүз дә юк. Һәм инде персональ мәгълүматлар булмаган башка документларны да кешеләр безнең сайт аша карый алачак.

“Шәҗәрәдә бер нәселне ачыклау 10 мең сум тора”

- Хәзер татар халкы үзенең тамырларын барлый, шәҗәрә төзү эше бик популярлашты. Шәҗәрәне, гадәттә, ниндидер галимнәр яисә фәнни дәрәҗәсе булмаган белгечләр әзерләп бирә. Һәм шушы ук гозер белән без архивка да мөрәҗәгать итә алабыз. Архив бу эшне җайга салды, ниһаять. Ә ни өчен, шәҗәрә төзисе килсә, архивка мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саныйсыз? Шәҗәрәнең документларын барлау ничә сумга төшә? Һәм шәҗәрәсен булдыру кешегә нәрсә бирә?

- Иң ахыргы сораудан башлыйм. Үз шәҗәрәсен белгән кеше киләчәктә үзенең бөтен киләчәген күзаллый ала. Кешенең нык итеп аякта басып торасы килсә, ул үзенең каян чыкканын белергә тиештер дип уйлыйм. Үзенең әти-әнисен, әби-бабасын, туган-тумачасын. Чөнки без нәрсә дисәк тә, төп көчебез - гаиләбездә, буыннарыбызда.

Һәм балаларыбызның бүгенге көндә шәҗәрә белән кызыксынуларына бик шатланам. Без быел конкурслар да үткәрдек, бик күп бала катнашты. Безгә 500дән артык эш килде.

Ни өчен шәҗәрәне архивта эшләргә кирәк? Мәсәлән, латин графикасын уку мәсьәләсе бар. Аның һәрбер язуын укый белергә кирәк, ә укый белүче белгечләр бик әз. Бездә исә андый белгечләре бар. Мәсәлән, шундый хәл килеп чыкканы бар - исемдә бер хәреф буташкан һәм тикшерүчеләр дөрес юлга китмәгәннәр. Булмаган туганнарын туган дип чыгарганнар. Исемдә буталдылар, дөрес тәрҗемә итмәделәр һәм кешенең нәселе дөрес ачыкланмады. Безнең галимнәр исә дөрес итеп укый беләләр. Һәм документлар кул астында булгач, һәрбер документны карап, барлап баралар. Безнең якын-тирә өлкәләр белән элемтәбез бар, безгә бик тиз җавап бирәләр. Әгәр заказлар күп җыелса, мин галимнәрне командировкага да җибәрәм. Алар башка шәһәргә архивка барып, бөтен документны күтәреп, аларның копияләрен алып кайтып эшлиләр. Без кешегә шәҗәрәсен китап итеп эшләп бирәбез. Бу фәнни-тикшеренү эше булып чыга.

- Китап рәвешендә?

- Матур тышлык белән ясап, аны кешегә тапшырабыз. Бер нәселне - әти ягынмы, әни ягынмы - тикшерү 10 мең сум тора. Инде күбрәк табасыгыз килсә, шуннан күзаллагыз. Сүз дә юк, без аны бушка эшли алмыйбыз, чөнки ул безнең түләүле хезмәтләр исемлегенә кертелгән.

- Хәзерге вакытта шәҗәрәне барлауга заказлар күп киләме?

- Бик күп килә. 2018 елда икеләтә артты. 2017 елда бер мең генә заказ булса, 2018 елда 2 меңнән артты.

- Кеше архивта нинди дә булса документ барын ничек белә ала? Теге яисә бу архивта шәхес турында, ниндидер күренеш турында документ булу ихтималын ничек ачыклый алалар?

- Уку залына мөрәҗәгать итәргә була. Гаризагызны алдан калдырсагыз, безнең архивчыларыбыз ул документны табып, аның цифрлашкан күчермәсен уку залына төшерәләр. Ә инде бөтен документларның образларын теркәтеп бетергәннән соң, без бөтен кешегә интернет аша кулланырга доступ бирәчәкбез.

Безнең уку заллары Казанда ике җирдә бар. Берсе Декабристлар урамында, берсе 8 Март урамында.

- Димәк, архивка булган сорауларны интернет портал аша бирергә мөмкин булачак?

- Әйе. Безнең интернет сайтыбыз бар. Сайтка да бик күп кеше мөрәҗәгать итә. Сайтта заявканы калдыралар һәм инде билгеләнгән көнгә безнең архивчылар ул документны табып куялар.

Чит илләрдән заявкалар бик күп килә - Венгрия, Төркия, Польша, Германия, Норвегия, Израиль. Шәҗәрә документларын сораучылар күп. Татарстан АССРның тарихын өйрәнүчеләр дә бар. Бик кызыклы темалар калкып чыга - мәсәлән, күпләрне комсомол эше, пионер вакытлары кызыксындыра.

Без архив документлары белән кызыксынучыларны үзебездә көтеп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100