news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлләргә корица сипсәң нәрсә була?

Үсемлекләрне күчереп утыртканда, чүлмәк төбенә берничә кашык корица салыгыз.

news_top
Гөлләргә корица сипсәң нәрсә була?
https://pixabay.com

Корица тәмләткечендә файдалы матдәләр бик күп була. Ул бүлмә гөлләрен гөмбәчек авыруларыннан да саклый. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителгән.

Гөл төбенә бераз гына корица сибеп, су салыгыз. 2 литрлы чүлмәккә ярты чәй кашыгы корица сибәләр.

Кышкы чорда корица ашлама була. 1 литр суда бер аш кашыгы корицаны эретегез. Бер тәүлек төнәтегез, аннары гөлләргә сибегез.

Үсемлекләрне күчереп утыртканда, чүлмәк төбенә берничә кашык корица салыгыз, гөл тамырына сибеп җибәрегез. 

1 литр суга ике аш кашыгы корица, 4 сәдәф аспирин салыгыз. Бер-ике сәгать төнәтегез. Гөл яңа урында яхшы үсеп китсен өчен, тамырларын сәгать ярым шушы төнәтмәдә тотып торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар