Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия һәм Хәлил Закировлар гаиләсненең бакчасы - Әгерҗе районында булган иң матур бакчаларның берсе.

Гөлия һәм Хәлил Закировлар гаиләсненең бакчасы - Әгерҗе районында булган иң матур бакчаларның берсе. Ул бакчада нәрсәләр үсә? Анда нәрсәләр бар? Бакча матур һәм мул уңышлы булсын өчен нишләргә кирәк? Шул сорауларга җавапны Гөлия апа Закированың сөйләгәннәреннән чыгып белербез.

news_top_970_100
Гөлия һәм Хәлил Закировлар гаиләсненең бакчасы - Әгерҗе районында булган иң матур бакчаларның берсе.

“Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәбез. Барысы да бар. Алмалар, груша, төче чия (черешня), чия, киви да үсеп ята, бөрлегәннәр, барбарислар һ.б. Мин хәтта агачларның санын да белмим, алар бик күп. Яшелчәләрдән үзебезгә кирәкле булган бөтен төрен дә үстерәбез. Яшелчәгә дә, җиләк – җимешкә дә өстенлекне бертигез бирәбез, аларның икесе дә бик кирәк", - дип сөйли Гөлия Закирова.

"Ә өй каршында чәчәкләр үсә. Алар өйгә ямь, нур биреп торалар. Петуния, георгин (дәлия), портулак, роза, тамчыгөл, үрмәгөл, хризантема, лилия, кашкарый (астра), тырнакгөл, флокс, бегония (йөгерек) , пионнарны утырттым. Быел күбрәк петуния белән бегонияларны алдым, алар төрледән-төрле төстә, бик матурлар. Үсентеләрне шәһәрдән (Ижау, Яр Чаллы, Сарапул) алып кайтып утырттым, алай чит илләрдән кайтартканым юк. Аллага шөкер, бакчабызда уңыш мул. Уңыш мул булсын дисәң, минемчә, әллә нәрсәләр эшләргә кирәкми, бары тик вакытында суын сибәргә, вакытында чүбен утарга һәм вакытында җирен йомшартырга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, ашламалар бик сипкәнем юк, күбесенчә суга марганцовка, азрак йод тамызып сибәм. Помидорларга тиресне ачытып сибәм, шулай ук яхшы туфрак алып кайтырга тырышабыз", - ди Гөлия Закирова.


Гөлия һәм Хәлил Закировлар  өчен бакча - матурлык, ял урыны да ул. Анда аларның беседка, ясалма күл, ясалма үрдәкләр, казлар бар. Гөлия Закирова матурлыкны ярата. Кечкенәдән үк матур бакча турында хыялланган һәм  шуны бүгенге көндә тормышка ашыра ул. 


"Идеяләрне элек интернеттан карый идек, хәзер озаклап карап утырырга вакыт юк, шуңа да башка нәрсә килсә, тиз генә шуны ясап куябыз. Ирем дә бакча эшен ошата, ясарга булыша, агачтан ясалган әйберләр барысы да аның эше. Элегрәк әллә нәрсәләр ясый иде әле ул, хәзер бик җитешеп булмый", - дип аңлаты бакчачы.

"Агач үсентеләрен Ижаудан махсус питомниклардан алып кайттык. Без агачларны өйгә күчкәнче, ундүрт ел элек утырткан идек. Грушалар, чияләр хәтсездән бирә инде җимешләрен. Быел виноградлар да уңды, сабый бала караган сыман үстерәбез аны. Ул агачлар барысы да ирем өстендә. Хәлил аларны бик тәрбияләп, бик тырышып үстерә. Быел виноградның чәчкәләре күп. Виноград үстерүчеләрнең телефон номерларны алдык та алардан киңәшләр сорадык. Алар кушканча, үстердек. Без биш-алты тапкыр виноград утырттык, кышын гел өши иде, бер ел үсә дә үлә. Менә монсы өченче ел китте, быел аллага шөкер виноградлары бар. Грушаны сатабыз да, чөнки аңа кортта төшми. Алмаларыбыз бик тәмле. Утыз-кырык сантиметр саен утырта торган алмалар телне йотарлык инде. Аларны да Ижау шәһәреннән кайтардык. Шуны әйтәсем килә, матурлык тудырасыгыз килсә, йөрәгегезне, күңелегезне биреп эшләргә кирәк. Матурлык тудыру бик күп көч һәм вакыт сорый. Ярый минем кызларым бар, алар ярдәмгә килә, алар булыша, чәчкәләрне бик яраталар, карап кына торалар", - дип сөйләде Гөлия Закирова.


Кызлары Ләйсән Закирова белән дә элемтәгә кереп, аның фикерләрен дә тыңладык.


 “Чәчәкләрне һәрчак әни белән мин карыймын, ә агачларның барысын да әти карый, безнең әни белән агачларга тигән юк. Бездә виноград, алмагач, груша, чия, миләш, күгән (терн) агачлары үсә. Болар барысы да әтинеке! Ә чәчәкләр, яшелчәләр әни белән минем өстә. Теләк белән яратып эшләсәң, эш тә нәтиҗәле, уңыш та мул була. Бездә ике бакча. Берсендә - чәчәкләр, ә икенчесендә яшелчә, җиләк-җимеш үсә; шулай ук ансын ял урыны да диясем килә. Анда атынгыч бар, син анда рәхәтләнеп, тыныч күңел белән үз эшеңне эшли аласың, мәсәлән, китап укый аласың, шулай ук беседка бар. Җәй көне безнең өйдә ашаган юк, без гел беседкада ашыйбыз, хәл алыр өчен дә беседкага керәбез. Безнең гаиләдә олы кеше бар – Ислам, без аны шулай дибез инде, аңа җиде яшь, ул да булышып йөри, без бөтен гаилә белән бакчада. Мин үзем күпчелек ике арада йөгереп йөрим, Исламны карыйм, аның белән нидер эшлим, шулай ук әни белән әтигә булышам, көрәк алып киләмме анда, тырмамы, менә шулай. Әгәр дә мин өйдә берүзем генә калам икән, үзем конкрет бер эш белән шөгыльләнәм", - ди  Ләйсән Закирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100