Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлгенә Зәйнуллина: «Артист булгач, кияүгә чыкмыйм һәм бала тапмыйм дигән идем»

Татарстанның атказанган артисты Гөлгенә Зәйнуллина бүгенге көндә «Мунча ташы» юмор театрында эшли. Ул 25 ел дәвамында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрында эшләгән. «Мунча ташы» коллективы ел саен Казанга килә. Быел да килде алар. «Интертат» Гөлгенә апа белән тамаша башланыр алдыннан аралашып алды.

news_top_970_100
Гөлгенә Зәйнуллина: «Артист булгач, кияүгә чыкмыйм һәм бала тапмыйм дигән идем»

«50 яшьтән соң янә гашыйк булдым…»

Гөлгенә апа, драма белән юморның аермасы бармы?

Театрда эшләгәндә 60-70 битлек пьесалар куя идек. Драма театрында миңа һәрвакыт төп рольләр бирелде. Психологик яктан драма уйнау катлаулырак. «Яра» спектактен куйгач, әллә бер атна йоклый алмадым… Укытучым Марсель Сәлимҗанов безне рольдә яшәргә өйрәткән иде, мәрхүмкәем. Театрда куелган һәр ролемне әле дә хәтерлим. Ул образлар әле дә минем башымда яши. Әгәр дә менә хәзер уйнарга кушсалар, барысын да рәхәтләнеп уйнап чыга алам.

Театрдан киттем инде хәзер, әйе. Режиссер биргән яңа образларга «компьютерымда» урын калмаган иде. Боларын уйнамам инде дип уйналган образларны баштан чыгарып атып, онытып булмый.

Шулай да тамашачыны көлдерү дә җиңел түгелдер.

Юморны күрсәтү авыр түгел. Бу жанрда уйнаганда актерның күңелендә җиңеллек, рәхәтлек була. «Мунча ташы» коллективы белән эшләү җиңел. Алар бит тормышта да нинди бар, шундый. Шаярырга гына торалар, гел берәр кызык табалар. Ә драма театрында алай ук җиңел түгел иде. Драма театрыннан китүемнең сәбәбе — ял кирәк булу. Кайбер театрларда актерлар роль сорап йөри, миңа исә режиссерыбыз Рөстәм Галиев һәрвакыт төп рольләрне бирә иде. Шуңа күрә «массовка» ролен сорадым. Ял итеп алам, дидем. Анысы җиңел булыр дип уйлаган идем, әмма ялгышканмын. Мин һәр ролемә җаваплы карарга өйрәнгәнмен икән. Шул «массовка»дагы ролемнән дә аерым бер образ тудырдым.

Яратмаган ролегез бармы?

Илдар Юзеевның «Соңгы төн»ендәге ролемне яратмадым. Мефистофель булып уйнадым анда. Куркыныч, әшәке роль. Әле бу рольне татар театрларында хатын-кызның уйнаганы юк. Шушы әсәрне уйнаган вакытта хәтта догаларны, сүрәләрне оныта башлаган идем. Аллам сакласын…

Театрга яшьләр тартыламы соң?

Тартыла. Әмма мин бит Түбән Камада эшләдем. Түбән Кама шәһәре чагыштырмача кечкенә, шуңа күрә яшь артистлар безгә түгел, ә зуррак шәһәрләргә тартыла. Песпектива кирәк бит. Аларны да аңлап була.

Шушы юлны сайлаганга үкенгәнегез булмадымы?

Марсель абый безгә артистлар турында гел негатив сөйли иде. «Артист мескен ул, театрда акча юк», — диде. Менә шушы юклыктан курыкканнар киттеләр дә инде. Ә артист булырга ихластантеләүчеләр калды. Безнең төркемнән ялгышмасам җиде артист чыкты. Бу бик уңышлы чыгарылыш, чөнки бер курстан өч кеше театрда эшләсә дә, заяга булмаган диләр иде.

Кемнәр ул?

Люция Хәмитова, Рамил Төхвәтуллин, Олег Фазылҗанов һәм башкалар. Менә соңгы көннәрдә уйланам: никтер мин гел театр бинасы төзү белән мәшгуль булдым. Укып бетергәч, Тинчурин театрына чакырдылар. Бардым, бинаның түбәсе тишек, сәхнә юк. Аннан соң тагын бер бина алдылар, ул елларда әле режиссер булып Рабит абый Батулла эшли иде. Рабит абый: «Яңа бина бирергә тиешләр, артыннан йөрегез», — диде. Артистлар Мәскәүгә китте. Бина бирделәр бирүен, мине Түбән Камага чакырып алдылар. Анда да бина эшләрлек түгел иде. Анысын да булдырдык. Иң мөһиме — гомер зая узмаган.

Соравыма кире кайтып: юклык чорларында башка өлкәгә күчкән чакларыгыз булмадымы?

Юк, булмады, югыйсә туксанынчы елларда шешәләр сатып йөри идек. Безне таныйлар иде дә әле. Менә артистлар шешә сатып акча эшли, диләр иде. Бюджетта эшләгәч, акча артык булмады шул. Балаларыма тәмле торт ашатасым килсә дә, бәяләргә карап кына киштәләр яныннан үтәргә туры килә иде. Ирем артык акча белән ярдәм итә алмады. Әмма, бераз вакыт үткәч, тамада булып эшли башладым, бер мәктәптә театр түгәрәген алып бардым. Үкенүем бары тик шунда: мин Казанны һәрвакыт яратып һәм сагынып яшәдем. Казанда яшьлегем үтте. Түбән Камада 25 ел эшләгәч, ниһаять Казаныма кайттым. Хәтта бөкедә утырганда да рәхәтлек ала идем. Барысы моңсу, каядыр ашыга, ә мин елмаеп тик утырам. Казан туган ягыма да якынрак.

Хәзерге вакытта яшьләрдә артистларга карата хөрмәт хисе югалып бармыймы?

Кем ничек тәрбияләнгән инде. Элек без зур артистлар автобуска утырмыйча, үзебез алдан утырмый идек. Минемчә, театрда бер-береңне хөрмәт итмичә эшләп булмый. «Мунча ташы»нда да бер-береңне аңлау яши, Аллаһка шөкер. Ә, гомумән, өлкән буынга хөрмәт турында сөйләшсәк, бүген менә автобуста барганда бер хәл булды. Ике кыз керде автобуска. Икесенә дүрт бала, утырыр урын юк. Безнең янда гына яшьләр утыра, колакларында музыка уйный. Кондуктор бер әйтте, мин дә кысылмыйча калмадым, тегеләргә дәштем. Ишетмиләр малай. Менә шушындый мәгънәсез яшьләр дә бар. Бир инде шул аналарга урын! Юк.

Артистлар арасында шәхси тормышта чын-чынлап бәхетле булучылар бик күп түгел…

Әйе, сеңлем. Артист булып эшли башлагач, кияүгә чыкмыйм һәм бала тапмыйм, дигән идем. Мин килгәндә театрда әле Һаҗәр апа эшли иде. (Һаҗәр Шәкүрова 2019 елның 26 июнендә вафат булды — авт.) Ул бер тапкыр да кияүгә чыкмады, балалары да булмады. Ул миңа: «Артист кеше ул әфлисүн кебек. Сине сыгачаклар, сыгып бетергәч, бер якка этәчәкләр, беркемгә кирәгең булмаячак», — дия иде. Театр яшьлекне дә ярата бит ул. Һаҗәр апа киңәш итүенчә, һәр хатын-кыз кияүгә чыгарга, һич булмаса, үзе өчен генә булса да бала алып кайтырга тиеш.

Кияүгә шулай да чыктыгыз. Уңышлымы?

Чыктым, әмма утызда гына. Ике кызым бар, оныкларым да туды. Беренче ирем белән аерылдым, шуңа күрә беренче кияүгә чыгуым уңышсыз булды.

Беренче ирегез салгалады?

Әйе, әмма авызым тулы кан булса да, беркемгә дә сиздермәдем. Хәтта безнең аерылганны белгәч, күпләр шаккатты. Ничек инде без аерылышабыз, имеш. Хәзер янә кияүгә чыктым, Аллага шөкер, мәш килеп ятабыз. 50 яшьтән соң янә гашыйк булдым бит!.. Бу иремне Аллаһтан сорап алдым.

Казанга нинди максат белән күчтегез? Әллә Казан үзе дәштеме?

Башта өлкән кызым Казанга күчте. Аның артыннан кечкенә кызым да аңа иярде. Мин дә алар янына килергә булдым. Түбән Камада өч бүлмәле фатирыбыз бар иде, аны сатып, Казаннан фатир алдык. Әни янына да Балтачка кайтып йөрергә ара якынайды. Ул вакытта әни сәламәт иде әле. 89 яшендә печән чабып йөри иде, кәҗәсе бар иде. Әмма соңыннан әни авырды. Ә мин гаиләдә бер генә бала, әнине миннән башка тәрбияләр кеше юк иде. Хәзер дә әти белән әни каберләренә мин генә кайтып йөрим… Шуңа күрә, сәламәтлек булса, берничә бала алып кайтырга кирәк икән. Әниемә 11 яшь булганда сугыш башланган. Әнидән соң тагын дүрт бала булгач, әнием үз әнисе урынына агач кисәргә йөргән. Сугыш беткәч, аңа хәтта Сталин медале биргәннәр. Бәлки, авыр эш башкаргач, сәламәтлегенә зыян килгән булгандыр, дим. Әни башка бала алып кайта алмады. Мин дә унике елдан соң гына туганмын. «Гөлгенә, Гөлгенә, унике елга бер генә», — дип җырлап йөргәнемне хәтерлим. Үскәндә дә берүзем генә булгач, авыррак булды. Күрше кызлары өчәү иде, алар суга өчәүләп ике тапкыр баралар да эшләре бетә. Бакча чүбе, биби карау…Әтиебез иртәрәк китте.

Әниегез киткәндә сез инде «Мунча ташы»нда эшли идегез, димәк?

Әйе, Казанга күчкән идем бит инде. Гамил мине чакырып алды да, «Мунча ташы»нда эшли башладым. Концерт башланыр алдыннан кызым шалтырата: «Дәү әни авырый, сулыш ала алмый», — ди. Концерт башланды — әнине хастаханәгә алып килделәр. Пневмония, диделәр. Мин бу көнне беренче тапкыр Казанда «Мунча ташы» коллективы белән чыгыш ясыйм. Югыйсә, әнинең минем яңа амплуада уйнавымны күрүен теләгән идем. Әнине чыгардылар, әмма соңыннан кабат салдылар. Бу ятуында әни исән килеш бүтән өйгә кайтмады инде…Әле салганчы бер сәгать дәвамында ашыгыч ярдәм машинасын көттек. Машина юк, диләр. Әрнедем…Әле гастрольләр тәмамланмаган иде. Хәзер миңа табиб әнигә балалар ашый торган пюрелар алып килергә кушты. Китердем, табиб хәзер чыгам, диде. 40 минут үтте… Табибны көтәм. Әни шул минутларда җан бирде. Ә кич янә концерт куйдык. Меңләгән халык арасында ник берсе шуны сизсен… Беркемгә белдермәдем. Гамилгә генә әйттем. Пәрдә ябылгач, акырып еладым. Башым шундый авырта иде… Эреп төштем, коелдым.

Артист кешенең язмышы…

Үзебез сайлаган язмыш. Икенче көнне әнине җирләдек, ә кич кабат концерт. «Мунча ташы» коллективына рәхмәт. Терәк булдылар, җирләгәндә дә ярдәм иттеләр. Иң авыр вакытта алар янда булды. Егетләр авылга хәтле кайтты, морглардан ук алып киттеләр әнине. Әнине җиргә иңдергәндә дә коллектив янымда иде. Чыгымнарны да капладылар, рәхмәт яусын. Аннан соң концертлар башланды. Шушы югалту хәсрәтен дә бераз йомшартты концертлар. Эшләвем, эшкә барырга кирәк булуы мине коткарды. Шушы зур кайгым белән ялгызым калсам, нишләп беткән булыр идем икән?!

Сорамый кала алмыйм: ник артист булырга уйладыгыз?

Без юклыкта, авыр чорда үскән балалар. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, безгә колхоз кулга паспорт бирмәде. Иртәнге дүрттә торып сарык карадым, тирес түктем. Ике ел үткәч, паспортымны кулга алып театр училищесына киттем. Ә болай мин сандугачлар нәселеннән. Әтием бик матур җырлый иде, өздерә генә иде! Мин дә кечкенәдән җырлап үскән бала. Мәктәптә укыганда татар теле укытучысы Рәисә апа Юнысова Камалның «Беренче театр»ын сәхнәләштерде. Факиһә роле миңа бирелде. Менә шуннан башланып китте инде ул. Әмма әти, артист булырга теләвемне белгәч, «сразы» каршы килде. Акчаң булмас, бәхетсез булырсың, диде. Ә безнең өйгә артистлар куна керәләр иде. Артистларның пальтолары каешланып каткан, җыртылып беткән булыр иде. Ә сәхнәгә шундый матур итеп чыгарлар иде.

Кемнәр керә иде?

Мәсәлән, Илдар абый Хәйруллин. Бер тарих сөйлим әле. Алар безгә керер алдыннан җиләккә барырга булганнар. Мин дә шул вакытта җиләк җыя идем. Илдар абый: «Сеңлем, анда җиләк бармы?» — дип сорады. Мин аны Илдар абый Хәйруллин дип белмәдем дә. Җиләк булса да, «юк» дидем, аның булганын әйтмисең бит инде. Өйгә керсәм, шулар бездә утыра. Исламия апалар да керә иде. Әни, алар кайта дип, тавык суяр иде, миннән гомер юылмаган бөтен тишекләрне юдыртыр, сөрттерер иде. Артистлар килә!

Әти сүзенә карамадыгыз, димәк.

Качып бардым, әйе, әтигә белдермәдем. Әмма беренче тапкыр сынау имтиханнарына баргач, мине кабул итмәделәр. Марсель Сәлимҗановтан «курыктым». Нык каушадым. Ул елны безнең белән бергә Фәрит Бикчәнтаев та сынау имтиханнарын тапшыра иде. Шулай итеп хыял ишегем ябылып торды. Кайдадыр укырга кирәк бит инде барыбер хәзер…Әти тегүчелеккә барырга киңәш иткән иде, шунда кердем. Анда русча укыталар, берни аңламыйм. Аннан китеп, сәүдә училищесына күчтем. Әле аннан соң кибеттә эшләдем. Минеке булмавын аңлагач, барыбер янә театр училищесына кердем. Монысында әти каршы килмәгән иде, мин дә җиткән кыз идем. Күрәсең, ата-ана фатихасы да бик кирәк. Беләсеңме, Аллаһ кушмаган эш булмас, диләр.

Әле сәхнәдән китәргә уйламыйсызмы?

Озак уйнап булмас шул, дим. Оныкларым үсә, аларны да карашасым килә.

Ничә яшь сезгә, гафу.

60 тула Аллаһ боерса. Үткән гомер, диген. Сәнгатьне нык яраттым, инде тукталырга кирәктер.

Әйтер сүзегез бармы?

Театр училищесында икенче курста укыганда әни ягыннан әбием үлде. Укытучым Илдар Хәйруллин мине әбиемне җирләргә җибәрмәде. Менә шуны Илдар абыйга гел әйтәсем килеп йөри. Ник җибәрмәде икән?! Һаман күңелемдә шул үпкәләү саклана. Үпкәләү дә түгел инде ул, тик ул вакытта бик рәнҗегән идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100