Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлфия Мөбәракшина: «Татарның төп кимчелеге - бер-берсен батыру»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Гөлфия Мөбәракшина курсташы Алинә Маликовага «Интертат» башлаган #минтатар сериясендә интервью бирде.

news_top_970_100
Гөлфия Мөбәракшина: «Татарның төп кимчелеге - бер-берсен батыру»

Гөлфия, синең өчен татарлык нәрсә ул?

Минем өчен татарлык татар теленә булган мәхәббәт, гореф-гадәтләрне саклау, татар музыка, биюләрдә дияр идем. Хәзерге рус заман җырларында сүгенү сүзләре кулланыла, ә татарларда андый җырлар юк диярлек.

Татар булуың белән горурланасыңмы? 

Әйе, горурланам. Кайвакыт үземә: «Татар булмасам, кем булыр идем икән?» - дигән сорау да биреп карыйм, әмма үземне башка милләт кешесе итеп күз алдыма китерә алмыйм.

Татар татарны аягыннан өстерәр, дигән әйтем белән килешәсеңме? Синеңчә, татарлар бер-берсен батырамы? 

Беләсеңме, бездә берникадәр кылану һәм бер-береңнән көнләшү бар. Бу безнең төп минусыбыз дип уйлыйм. Әлбәттә, русларда да бардыр бу, әмма аларда ул алай нык чагылмый.

Киләчәктә нинди егет сайларга уйлыйсың? 

Минем идеал юк, әмма башка милләт кешесенә кияүгә чыгарга теләмәс идем. 

Киләчәктә гаилә коргач, балаларыңа нинди тәрбия бирер идең?

Ул миннән генә тормый, ләкин барыбер татар телен өйрәтер идем, чөнки туган телеңне белүдән зыян юк. Шулай да, соңгы арада юлда барганда игътибар итә башладым, татар һәм рус әниләренең балага карата мәхәббәте аерыла икән. Татар хатын-кызының баласына карата булган яратуы әллә каян күренеп тора, ул сабыена шундый ягымлы, тыныч итеп дәшә. 

Күпләр татар теле шундый матур тел дип әйтә, ул матурлык нәрсәдә чагыла соң? 

Ул матурлык татар теленең тирән мәгънәле сүзләрендә, искиткеч йомшак яңгырашында чагыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100