Гөлдания Хәйруллинаның кызы эретеп ябыштыручы булып эшләргә уйлый
Лилия Хәйруллина үзе турында кызыклы ун факт язган.

1. Минем яраткан төсләрем юк;
2. Күзем зәңгәрсу төстә;
3. Берничә пирсинг ясаттым;
4. Эретеп-ябыштыру җайланмасы белән эшли алам;
5. Тормышта иң курыкканым - тараканнар;
6. Беркайчан да караңгы төстә маникюр ясамыйм;
7. Көн саен берничә будильник куям, хәтта ялларда да;
8.Руль артында булганда сүгенмим, башка йөртүче хаклы булмаса да;
9. Йоклаганда аякларымны одеял өстенә куярга яратам;
10. Душ керергә яратам, ванна яратмыйм, дип үзе турында мәгълүмат язган җырчы.
Лилиянең виртуаль дуслары кайбер пунктларның үзләренә дә туры килүен язган.