Гөлдания Хәйруллина яңа җыр яздырган
Тамашачылар «Бәхетемә илтер юлларым» җырын яратып тыңлаган.
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина яңа җыр яздырган. «Бәхетемә илтер юлларым» дигән җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Яңа җырның сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова, ә көен Айдар Тимербаев язган.
Тамашачылар яңа җырны яратып тыңлаган. «Бигрәк матур инде тавышыгыз», — дип тә язып калдырганнар.