news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина яңа һөнәр үзләштергән

Брусчатка чистартырга кирәк булса, җырчыга мөрәҗәгать итә аласыз.

news_top
Гөлдания Хәйруллина  яңа һөнәр үзләштергән

Гөлдания Хәйруллина ишегалдында брусчатка чистарткан видеосын инстаграмга куйган. «Бу үзизоляция вакытында нинди генә һөнәрләр үзләштермәдем инде. Концертлар кайчан башланыр икән?» — дип сораган җырчы инстадусларыннан.

«Көчле итеп аккан су белән юдыртсаң, үләннәрне дә алып була»;

«Бездә тузансуырткыч белән җанын алалар брусчатканың», — дип киңәшләр биргәннәр виртуаль дуслары Гөлданиягә.

«Карале, идея… Минем баш җитмәс иде әле, брусчатка чистартырга яхшы корал тапкансың»;

«Кызыгызның кемгә охшап шундый уңган булуы аңлашыла инде», — дип мактаганнар җырчыны.

«Әләй, билеңә төшә бит, жаным», — дип, кызганучылар да табылган үзен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар