news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина “Узган гомер жәл булмый” җырын башкара

Гөлдания Хәйруллина “Узган гомер жәл булмый” җырын башкара.

news_top
Гөлдания Хәйруллина “Узган гомер жәл булмый” җырын башкара

"Узган гомер жәл булмый"
Анна Попова сүзләре
Оскар Усманов көе

Күпме еллар, күпме еллар
Инде бергә үтелгән.
Язның сөю чәчәкләре
Җимешләргә әйләнгән.

Гомер судай ага, ага,
Беразга да туктамый.
Яраткан яр белән бергә
Узган гомер жәл булмый.

Тормышта төрлесе була:
Карасын, агын күрдек.
Тик бервакыт икебез дә
Ятларга сер бирмәдек.

Гомер судай ага, ага,
Беразга да туктамый.
Яраткан яр белән бергә
Узган гомер жәл булмый.

Алда әле, алда безнең
Иң бәхетле чагыбыз.
Алтын көзләр җиткәндә дә
Иңгә-иң каршыларбыз.

Гомер судай ага, ага,
Беразга да туктамый.
Яраткан яр белән бергә
Узган гомер жәл булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар