news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина “Сафия такмаклары” җырын башкара

Гөлдания Хәйруллина “Сафия такмаклары” җырын башкара.

news_top
Гөлдания Хәйруллина “Сафия такмаклары” җырын башкара


"Сафия такмаклары"
Татар халык җыры

Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегезме әллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегезме әллә?!

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк, —
Сөярмен әле үзем.

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Агыйделнең суы ага,
Су астыннан ком ага.
Матурлар чибәргә бара, —
Мине кайсыгыз ала?

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар