news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина кызына 20 мең сумга ислемай сатып алганмы?

Әниле-кызлы җырчылар өйдәге эшләрне стаканга карандаш атып бүлешкән.

news_top
Гөлдания Хәйруллина кызына 20 мең сумга ислемай сатып алганмы?
«Татар-информ» архивы

Әниле-кызлы җырчылар Гөлдания һәм Лилия Хәйруллина өйдәге эшләрне һәм бер-берсенең теләкләрен үтәүне стаканга карандаш ату буенча билгеләгән.

Лилия Хәйруллина инстаграмдагы сәхифәсенә куйган видеода күренгәнчә, карандаш стаканга эләккән очракта теләкләрне үтәргә кирәк.

Уенда «бүген өйне җыештырасың, бер атна буе ашарга әзерлисең, миңа җыр язасың, миңа 20 меңгә ислемай алып бирәсең» кебек вазифалар һәм теләкләр яңгырый.

«Эшегез беткән икән», «Әйдә, бер-беребезгә берни дә тиеш түгел дип тәмамлана уенның ахыры», «Миңа да әни белән шулай уйнарга кирәк» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Барысы да гадел. Әле әни 20 мең сумлык ислемайны алып бирмәде», — дип язган Лилия.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар