news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина кызы белән халыкны шаккаттырган

Лилия Хәйруллина әнисе белән төшкән яңа видео куйган.

news_top
Гөлдания Хәйруллина кызы белән халыкны шаккаттырган
Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Җырчы Лилия Хәйруллина әнисе белән төшкән видео куеп, халыкның кәефен күтәргән.

Видеода Лилия әнисе белән диванда утыра. Видеоны көн кадагына туры китереп төшергәннәр. Үз-үзеңне изоляцияләүдә утырып Лилиянең акча янчыгы бушаган, ә әнисенең температурасы да күтәрелгән. Алар козгын сыман кычкырып, инстачыларның күңелен күтәргән.

Комментарийларны беренче булып язучы «юмор-шоу ачарга була», дигән. «Киләчәктә концертларны да юмор форматына күчерми булмас», - дип җавап биргән җырчы.

«Искитмәле. Көлдереп үтерәсез. Көн кадагына туры килә»;

«Видео көлке, вазгыять коточкыч»;

«Режиссёрга Оскар премиясе бирергә»;

«Уф! Каян уйлап чыгарасыз? Афәрин, көлдердегез»;

«Көнне сезнең белән башлыйм. Сезнең белән тәмамлыйм. Үтерәсез көлдереп, авырмагыз инде»;

«100 тапкыр карадым»;

«Каян уйлап чыгарасыз! Үтердегез көлдереп»;

«Өйдәге калган кешеләрнең йөрәкләре нихәл анда? Йорт хуҗасыныкы (домовой) ярылгандыр», - дип борчылган берәүгә: «Йорт хуҗасы күптән качты инде», - дип җавап биргән Лилия.

«Саташа башлаганнар инде болар, барыгыз, чыгып бакча казыгыз!», «Бу яшьтә кылану килешми», - дип комментарий калдырган юморны аңлап бетермәүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар