Гөлдания Хәйруллина: Кайгылы көнгә үземнең дә кайгым туры килде...
Җырчы Гөлдания Хәйруллина мәрхүм ирен - баянчы, композитор Рөстәм Хәйруллинны искә ала.
Җырчы мәрхүм иренең фотосы белән пост урнаштырган. Икеләтә кайгы көне...
"Бүген - кайгы көне. Күңел сыкрый, елый.
Мондый көнне ни әйтсәң дә мәгънәсез булыр кебек... Бу кайгыдар йөрәкләре ничек чыдар?
Раббым бу кайгыларны күтәрерлек көч һәм сабырлык бирсен!
Шушы бик авыр, кайгылы көнгә үземнең дә кайгылы көнем туры килде. Кайда, ничек югалтсаң да, югалту үзәкләрне өзә инде.
Бүген ирем, гармунчы, композитор Рөстәм Хәйруллинның безнең арадан киткәненә 8 ел. Ярты елдан, бер елдан җиңелрәк булыр, диделәр. 8 ел үтте. Бер дә җиңеләүми икән ул. Йөрәк ярасы бик тирән була шул", - дип язган Гөлдания ханым.