Гөлдания Хәйруллина битлеккә яңа кулланылыш тапкан
Әнисеннән лайфхакны кызы Лилия Хәйруллина сторисларына куйган.
Гөлдания Хәйруллина битлекне вирустан саклану өчен түгел, ә башка максаттан кия башлаган. Җырчы машинага утыру белән битлеген киеп куя. «Нигә аны хәзер үк киясең инде, әни», — дип сораган җырчыдан кызы Лилия Хәйруллина.
«Кондиционердан борыныма салкын. Суык тия хәзер», — дип җавап биргән җырчы.
"Әнидән лайфхак», — дип, Лилия видеоны сторисларына урнаштырган.
«Яп әле шул лайфхагыңны», — дип ачуланган аны әнисе.