Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина бәби көткән вакытлары турында: «Малай булыр дип йөрдем»

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина кызы Лилиянең туган көне уңаеннан тәүге тапкыр әни булган вакытларын искә алган.

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина бәби көткән вакытлары турында: «Малай булыр дип йөрдем»
https://www.instagram.com/guldaniya_khayrullina/

Җырчы дөньяга килгәнче Лилияне малай була дип уйлап йөргән икән.

«Бүген минем кызымның, Рөстәм белән мәхәббәт җимешебез — Лилиябезнең туган көне.

Элек УЗИлар юк иде бит, кызмы, малаймы икәнен тугач кына беләләр иде.

Апаларның да, абыйларның да икешәр малай булгач, минеке дә малай буладыр дип йөргән идем инде. Табиблар: «Үзең шундый кечкенә, ләкин зур кыз таптың», — диделәр. 24 гыйнвар көнне  9 сәгать 20 минутта 4100 авырлыкта, 51 сантиметрлы буйда дөньяга килде ул.

Кызым, туган көнең белән котлыйм сине. Тормышыңда барысы да яхшы булсын. Сәламәт булып, күңелең тыныч булып, иҗатта кайнап, хыялларың тормышка ашып, үзеңнең куйган максатларыңа ирешеп яшәргә язсын. Бәхетле бул, балам! Мин сине яратам», — ди бәхетле әни.

«Рәхмәт, әнием. Миңа тормыш биргәнең, аякка басарга ярдәм иткәнең, һәрвакыт терәк булганың, холкыма түзеп торганың өчен рәхмәт», — дип җавап язган Лилия әлеге теләкләргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100