Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина администраторы белән булган кызык хәлне искә ала

Автомобилистлар көне уңаеннан, җырчы Гөлдания Хәйруллина администаторы белән булган бер мәзәк хәлне искә алып инстаграмга язган.

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина администраторы белән булган кызык хәлне искә ала
"Татар-информ" архивы

«Автомобилистлар көне дигәч, бер кызык хәл исемә килеп төште бит әле. 

Күп еллар элек бер районда гастрольләрдә йөрибез. Администратор хатын белән шофер концерт оештыру эшләре белән чыгып киттеләр. Берзаман боларны ГАИ (ул вакытта шулай атала) туктаткан һәм каешны кимәгән өчен бәйләнә башлаган. Күз алдыгызга китерегез, администратор гәүдәгә миннән ике-өч мәртәбә юанрак. Ул акланырга тырышып:

— Кигән идем, әле яңа гына ычкындырдым, — ди икән. 

ГАИ хезмәткәре аңа карап-карап торган да:

— Ярый, каешны киеп күрсәтегез, әгәр дә эләктерә алсагыз, штраф салмыйм, — дигән. 

Кызганыч, каеш эләкмәгән…

Автомобилистлар көне белән. Юлларда каешларыгызны каптырып йөрегез!» — ди җырчы руль артында утырып төшкән фотосы астында. 

«Бәйрәм белән, юлларда исән-сау йөрергә язсын»,

«Руль артында килештереп матур утырасыз, Гөлдания ханым»,

«Сез һаман искиткеч…»

«Каеш эләктермәсәң, штрафы хәйран шул хәзер», — дип язганнар аңа инстадуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100