Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлчәчәк Фәтхулловадан гади генә бисквит рецепты

Гади бисквит рецепты. Рецептны Гөлчәчәк Фәтхуллова тәкъдим итә.

news_top_970_100
Гөлчәчәк Фәтхулловадан гади генә бисквит рецепты

- 4 йомырка ;
- 1 стакан (ярты стаканда җитә) шикәр комы ;
- 1 стакан он;
- бер чеметем ванилин ;

Эш барышы

4 йомырканың сарысыннан агын аерабыз.

Йомырканың агын акрын гына миксер белән күпертә башлыйбыз, ак төскә керә башлагач кашыклап шикәр комын акрынлап салып, ап-ак төскә кергәнче, куерганчы-күпергәнче бик яхшылап болгатабыз. Ак крем сыман бер масса хасил булгач, тугланган йомырка сарысын кашыклап йомырка агына салып, миксер белән болгатуны дәвам итәбез. Массабызны яхшылап болгаткач, миксерны бер читкә алып куеп акрын гына ванилинны һәм онны салып кашык белән сак кына астан өскә төерләре беткәнче болгатабыз.

Камырыбыз әзер. Табаны майлыйбыз, я булмаса пергамент кәгазе җәеп камырны агызып, 200 градуслы кызган духовкага куеп бисквитыбызны пешереп алабыз. Пешеп чыкканын шырпы белән тикшереп карыйбыз, шырпы коры булса бисквит пешкән. Алып суытып тортлар, пирожныйлар ясыйбыз, я булмаса эретелгән шоколад белән бизәп чәй янына бирәбез.

Бисквит пешкәндә шунысы мөһим, духовканы 25-30 минут ачмаска киңәш ителә. Ни өчен дисәгез, духовканы ачкан очракта бисквитыбыз күтәрелгән җирдән төшеп китәргә мөмкин.

Бу рецептта чәй содасы, разрыхлитель салынмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100