Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлара Шәриповадан актуаль шигырь: «Ярты гасыр яшәсәк тә, авыз каплап йөрелмәгән»

Шагыйрә, җырлар авторы Гөлара Шәрипова шигырь юллары белән бүгенге көнне бик дөрес итеп сурәтләп биргән.

news_top_970_100
Гөлара Шәриповадан актуаль шигырь: «Ярты гасыр яшәсәк тә, авыз каплап йөрелмәгән»
https://www.instagram.com/gulara.sharipova/

Гөлара Шәрипова яңа шигырен инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

Язмыш дибез… күрәчәктер…

Безгә язган киләчәктер…

Уйланырга бер сәбәптер…

дибез дә бит… ләкин йөрәк

акыл белән һич килешми!

Ничек инде яшәп булсын,

Бер күрешми, хәл белешми.

Күңел бераз ял теләсә

Очрашмыйча дуслар белән.

Очар була кайчак күңел

Чит җирләргә кошлар белән.

Читлектәге кош шикелле

Хис итәдер үзен күпләр.

Нигә болай, югыйсә бит

Илләр тыныч, аяз күкләр!

Җанда ләкин тынычлык юк,

Көн тудымы шомлы хәбәр.

Белер идек кадерләрен

Үткәннәргә кайтсак әгәр.

Тыныч рәхәт яшәлгән бит,

Иң мөһиме ирек булган.

Туен иткән, бәйрәмнәрен

Курыкмыйча дус һәм туган.

Бер-береңнән шикләнүләр

Төшләргә дә керелмәгән.

Ярты гасыр яшәсәк тә

Авыз каплап йөрелмәгән…

Кимсетелү, гаеп тагу,

Мәҗбүриләү — йә, бу эшме?

Күнми йөрәк бу хәлләргә,

Өнме соң бу, әллә төшме???

Билгесезлек төпкелендә

Сүнеп бара өмет шәме.

Әйтегезче, бер кайтырмы,

Тыныч тормыш, яшәү яме?

Күпкә китте… сынаулары

Яра салды йөрәкләргә.

Тик Аллаһның хакы бардыр

Язмышларны сирәкләргә…

Кеше кулы уйный калса,

Җавап тотар кылганына.

Килер бер көн, шат яшәрбез,

Шөкер итеп булганына!

Амин!!!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100