Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөл яфракларындагы тузанны ничек чистартырга?

Йонлач яфракларны коры йомшак пумала белән сөрткәләргә кирәк.

news_top_970_100
Гөл яфракларындагы тузанны ничек чистартырга?
pixabay.com

Гөлләр бүлмәдәге һаваны тузаннан чистартырга ярдәм итә, һаваны сафландыра. Алар авырып китмәсен, корткычлар барлыкка илмәсен өчен, гөл яфракларын да чистартып тору кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Зур һәм шома яфраклы гөлләрне — мәсәлән, фикус, диффенбахия, кротонны ешрак чистарту таләп ителә. Аларда тузан күбрәк күренә. Атнасына бер тапкыр дымлы чүпрәк белән яфракларның астын да, өстен дә сак кына сөртеп алыгыз.

Бөгәрләнеп торган, төрле формадагы яфраклы гөлләрне тукыма белән сөртү уңайсыз. Мәсәлән, абагасыманнар, крассула, драценаны душ белән коендыру җайлы. Душка «кертер» алдыннан гөл туфрагын пленка белән капларга онытмагыз.

Җылы душ һәр гөлгә дә файдага булыр, зур яфраклы гөлләрне дә душ «керткәләп» алырга була.

Гөл яфракларына корым һәм май да утырырга мөмкин. Бу очракта яфракларны йомшак сабынлы яки шампуньле су белән юарга кирәк.

Йонлач яфракларны, мәсәлән, бегония гөлен коры йомшак пумала белән сөрткәләргә кирәк. Йонлы тукыма яки щетка да кулланырга була. Бик кирәк чакта гына, мәсәлән, яфракка май утырса гына, су куллану рөхсәт ителә.

Яфракларны дымлы чистартуны көндез эшлиләр. Алар кичкә кадәр кибеп өлгерсен. Гөлләрне караңгырак урында киптерү хәерле.

Кайсыбер кешеләр гөлләрне үсемлек мае, сөт, йомырка сарысы, аш серкәсенең җиңелчә эремәсе белән дә чистарта. Бу очракта гөлләргә файдалы матдәләр дә керә дип санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100