news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөл төбендәге туфрак ни сәбәпле агара?

Сибә торган су каты булса, туфракта күгәрек гөмбәсе үрчи башласа, туфракта ак кабык барлыкка килергә мөмкин.

news_top
Гөл төбендәге туфрак ни сәбәпле агара?
https://pixabay.com

Бүлмә гөлләре төбендәге туфракта ак таплар барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Су каты булса, туфракта тозлар микъдары арта һәм ак тозлы кабык барлыкка килә.

Бу очракта ак таплардан котылу җиңел. Туфракның өске катламын алып ташлап, яңасын салырга кирәк.

Туфракта ак таплар күгәрек булуы да ихтимал. Менә аны бетерү кыенрак. Күп су сипсәң, дренаж начар булса, туфракта күгәрек гөмбәләре үрчи. Башта ул өстә генә була, аннары гөл тамырларына таба аска үтеп керә. Гадәттә, үсемлек үлә.

Күгәрек әле күптән түгел генә барлыкка килсә, туфракның өске катламын алып ташлап, савыттагысына фунгицид — гөмбәчекләргә каршы дару сибәргә кирәк. Аннары өстенә яңа туфрак саласы була. Туфрак бөтенләй кибеп беткәнче, су сипми тору хәерле.

Күгәрек бик күп таралган булса, үсемлекне яңа савытка, яңа туфрак белән утыртырга кирәк. Үсемлек тамырларыннан иске туфракны тулысынча коеп бетерү һәм фунгицид сиптерү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар