Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөл савытындагы күгәрекне ничек бетерергә?

Яктылык аз, яки бөтенләй булмаса, күгәрек үрчи һәм тамырлар чери башлый.

news_top_970_100
Гөл савытындагы күгәрекне ничек бетерергә?
https://pixabay.com

Гөл савытында күгәрек барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Сәбәпләре:

  • Туфрак сатып алганда ук зарарланган булырга мөмкин. Күгәрек берничә ай тыныч кына туфракта ята, аннары шартлар уңайлы булуга, үрчи башлый.
  • Гөлгә суны артык сибү, югары дымлылык.
  • Яктылык җитмәү, һава алмашмау.

Савыттагы күгәрекне бетерү өчен:

  1. Гөлне савыттан алырга. Туфрак артык дымлы булгач, тамырлары да чери башларга мөмкин. Тамырлар ачык төсле булса, икенче адымны башкарырга. Гөл тамырлары көрән төсле һәм йомшак булса, аларны кисеп ташларга.
  2. Савытны юарга, күгәрек споралары юылып төшеп бетсен. Сабынлы су, водород перекисе кулланырга була.
  3. Туфракның өске 25 процент өлешен яңа коры туфракка алмаштырырга.
  4. Гөлнең урынын һәм су сибү тәртибен тикшерергә. Кабат күгәрек чыкмасын өчен, су сибүне киметергә. Яктылык аз яки бөтенләй булмаганда күгәрек һәм тамыр черү ешрак барлыкка килә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100