Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Закирова туган авылы турында китап чыгарды: “Төзүче булсам, авылыма юл салыр идем – язучы булгач, китап яздым”

Язучы, журналист, “Идел” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова кече ватаны – Апас районы Кече Болгаер авылы тарихы, халкы турында саллы китап чыгарды.

news_top_970_100
Гөлүсә Закирова туган авылы турында китап чыгарды: “Төзүче булсам, авылыма юл салыр идем – язучы булгач, китап яздым”
Бу – авторның авыл тарихларына багышланган алтынчы хезмәте. Гөлүсә Закирова китап чыгу уңаеннан авылдашларына зур бәйрәм – авыл көне бүләк итте. Чарада “Интертат” хәбәрчесе, ягъни мин дә катнаштым. Бәйрәмгә кайтмый калу мөмкин түгел иде, чөнки мин дә – Кече Болгаер кызы.

Авыл тарихы турында китап язу идеясе Гөлүсә апага кайчанрак килгәндер, әмма өч ел элек ул шушы эшенә материал туплый башлады. Өч ел диюем, бәлки, дөрес тә түгелдер. Дөресрәге, өч ел элек ул анкеталар төзеп, авылдашларына мөрәҗәгать итә, нәсел тарихларын барлый башлады. Ә аңа кадәр архивларда күпме казынуын, тарихи документлар сорату, метрика кенәгәләрен укып-өйрәнеп утырулары турында безгә караңгы.

Һәм менә ул йокысыз төннәр, бер минут буш вакыт булдымы – шул китапка дип түккән күз нурларының татлы җимеше –“Кече Болгаерым” китабы безнең кулларда.

Спонсорсыз бәйрәм

Китап басылып чыгу уңаеннан, үткән шимбәдә авылыбызда зур бәйрәм - “Авыл көне” узды. Ул иртәнге 10да изгеләр зиратына дога кылудан башланып, “Карлыганлык чишмәсе”ндә корбан ашы белән дәвам итеп, кичке биштә клубта концерт белән тәмамланды. Бәйрәмдә булган һәр кеше бер сүзне кабатлады: бу чара Сабан туеннан да шәбрәк булды, Сабан туеннан да күбрәк халыкны җыйды. “Бәйрәмне үткәрсәң, менә шулай үткәрергә кирәк аны”, - диде кунакка килгән Сария апа. Чүт онытмый торам: көне буена сузылган бу бәйрәм бер спонсорсыз, бер ярдәмсез үтте. Авыл халкы бердәм күтәрелде.


“Китап чыгарганда акчам җитмәс дип курыктым”

– Туган авылымда Авыл көнен үткәрү - күптәнге хыялым иде, - ди Гөлүсә Закирова. – Самара өлкәсе Гали авылында, табигатьтә корбан ашын үткәрү чарасында катнашкач, бу теләгем тагын да ныгыды. Элек яшәп киткән авылдашларны искә алып, авыл өстендә Коръән укытсам, чишмә буенда корбан ашы пешереп, сыйласам, ничек яхшы булыр иде, И Раббым, ярдәм ит, дип, догалар укыдым. Теләгем кабул булды. Ләкин мин язучы буларак авылдашларыма китап та бүләк итәргә тиеш бит, дидем. Шуңа күрә соңгы арада, бик зур бер проектымны читкәрәк этеп, намусым кушкан эшкә алындым. Китап чыгару уен эш түгел, бик җаваплы гамәл. Шуңа күрә, тирән тарих төпкелләренә төшмичә, кулда булган документларны тәкъдим итә тору хәерлерәк булыр, дидем. Фикеремне тарих фәннәре кандидаты, остазым Нурулла Гариф та хуплады. Шулай итеп, китап туды. Бастырып чыгарганда, Аллаһ Тәгалә үзе ярдәм итеп торды. Акчам җитмәс дип, бик курыккан идем, көтелмәгән урыннардан килде, юл ачылып торды. Авыл көненә алып та кайта алдык. Бу - үземнең туып-үскән җиремә, булдыра алганча, ярдәмем. Төзүче булсам, күперләр, юллар салдырган булыр идем, язучы булгач, китап әзерләргә туры килде.


«Минем күңел әле дә лепердәп тора”

«Кече Болгаерым” китабы 300 данәдә бастырылган. Барлык чыгымнар автор өстендә. Шулай булуга карамастан, ул китапны авылдагы һәр йортка бүләк итеп таратты.

Шунысын әйтергә кирәк, әйтерсең лә, Кече Болгаерның инде авылдан 25 ел элек үк китеп, кунакка гына кайтып йөрүче, тыйнак та, тынгысыз да кызының бер талпынып күрсәтүе кирәк булган авылдашларга. Гөлүсә апа китап язу эшенә керешкәч, авылдашлар да авылга, изге урыннарга сакчыл караш булдырды.

– Авыл халкы да үткәннәренә борылып карый башлады: совет вакытында ферма тиресе, саламнар астында мәсхәрәләнгән Изгеләр зиратын былтыр рәшәткә белән әйләндереп алдылар. Зур эш башкардылар! Быел менә бәйрәм чарасын шул Изгеләр рухына дога кылудан башлап җибәрәсе килде. Аннан хәзерге каберлекне зиярәт кылдык, догалар укыдык. Минем күңел әле дә лепердәп тора: ир-атлар дога укыганда, ата-бабаларыбыз рухы шат булсын иде, дип теләдем. Авылдашлар әллә кайлардан кайткан. Аларның күбесе бу урыннарны элеккеге сурәттә хәтерли, - ди Гөлүсә Закирова.


Бер Гөлүсә 150 авылдашын бер мәйданга җыйды

Изгеләр зиратын, хәзерге каберлекләрне зиярәт кылып, дога кылганнан соң, бәйрәмнең төп кульминацион өлеше “Карлыганлык чишмәсе”ндә дәвам итте. Биредә йөздән артык кеше корбан итеннән пешкән пылаудан авыз итте, авыл халкы ярдәме белән әзерләнгән табын артында чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчте. Гомумән, авыл көне олысын да, кечесен дә берләштерде, әллә кайчан күрешмәгән дусларны очраштырды, бер-берсенә сүз катмаган авылдашларны дуслаштырды.



– Чишмә буенда бәйрәм чаралары узуын да бик теләгән идем, - ди Гөлүсә апа. – Авылдашларымны корбан ашы белән сыйлар идем, дигән нәзерем бар иде. Пылау пешерергә ниятләдек. Казан табу аеруча маҗарага әверелде: беренче тапкыр гына уздыргач, тәртибен дә белеп бетермибез. Өч-дүрт казан таптык, юк, бу гына җитмәс дип, зуур казан сатып алырга ниятләдек. Казаннан тиклем алып кайтып, урнаштыргач, күңел тынычланып куйды. Аллага шөкер, пылау бик бәрәкәтле булды, 150 дән күбрәк кешегә җитте, өстәлләр дә мул иде - авылдашларым да ризыклар алып килгән.

Чишмә буендагы чаралар тәмамлангач, авылдашлар дәррәү булып мәдәният йортына - “Кече Болгаерым” китабын тәкъдим итү кичәсенә ашыкты.

Авыл яшьләре Кече Болгаерның тарихын театральләштерелгән күренешләр аша күрсәтте, лаеклы ялдагы тынгысыз ханымнар тарафыннан оештырылган “Ядкәр” ансамбле матур җырларын бүләк итте, шулай ук авылдашлар кичәне аерым номерлар белән бизәде, балалар катнашты.



Кече Болгаерның тыйнак һәм тиктормас кызы – Гөлүсә Закированың бәһасез хезмәтен авылдашлар да, укытучылары, курсташлары да лаеклы бәяләде.

"Гөлүсә ирләр эшләмәгән эшләрне эшләде"

Борнаш мәктәбенннән аерылып, Кече Болгаер мәктәбенә кайткач, республика олимпиадаларында иң беренче зур уңышлар Гөлүсә белән башланып китте, - диде кичәге укытучы, озак еллар Кече Болгаер мәктәбе директоры булган шәхес, “Кече Болгаерым” китабының мөхәррире Илдар Миңнебаев. – Язгы каникул вакытларында олимпиадага чыгып китә идек. Ул вакытта 10нчы интернат-мәктәп, 20шәр, 30шар бала йоклаган класс, ишекләр юк, караватлар ташыйбыз. Хәзер дә искә төшерәм ул вакытларны. Гөлүсә белән иң беренче җиңүне шунда яуладык без. Икенче урын алып кайттык. Икенче елны да икенче урынны алдык. Гөлүсә – кечкенәдән тырыш, булдыклы булды, чын күңеленнән бар йөрәген биреп укыды, институтын да бик яхшы тәмамлады.

Аның эшләгән елларына да игътибар итәсе килә. Ул башта “Мәгърифәт” газетасында эшләде, аннан соң “Гаилә һәм мәктәп” журналын җитәкләде. Ирләр эшләмәгән эшләрне эшләде ул. Коллектив туплап, шәһәр җирендә шундый журналлар чыгарды. Хәзер инде Гөлүсәбез “Идел” журналында редактор урынбасары.

Илдар Миңнебаев “Кече Болгаерым” китабын берничә кат карап, укып чыккан кеше буларак, авылдашларны басманың кыскача эчтәлеге белән дә таныштырды.

– Китапка 30-40нчы елларда яшәгән авылдашлар, аларның гаиләләре, балалары, нинди терлекләр асравы, хәтта бакчасы турындагы бай мәгълүмат тупланган. Монда бөтен авыл кергән дигән сүз. Һөнәрчеләр исемлеге аерым игътиибарга лаек. Тракторчы булмаган кеше юк, димәк, тагын бер тапкыр кергәнсез китапка. Бүгенге көндә яшәүче авылдашлар да зур бүлекне алып тора. Бу китап – Кече Болгаер тарихы, үткәне, бүгенгесенең энциклопедиясе. Уңышларың белән һәрвакыт шатландырып тор, Гөлүсә! Без кулдан килгәнне ярдәм итәрбез, - диде укытучы укучысына.


“Гөлүсә – сезнеке генә түгел, Татарстан горурлыгы”

Авторны чираттагы уңышы белән котларга дип, Казан дәүләт педагогика университетында бергә укыган сабакташлары да кайткан иде.

– Безнең университетны тәмамлавыбызга 20 елдан артык. Аңа карап безнең элемтәләр өзелми. Мондый дус, мондый кызлар булганда Казаннан шатланып кайттык, - диде Нәзирә Гыйззәтуллина. - 20 ел элек шушы клуб сәхнәсен гөрләтеп, концертлар куйган идек. Инде ике дистә елдан соң дустыбыз Гөлүсәне котларга дип кайттык. Чыннан да, Гөлүсәбез – сезнең авылның гына түгел, Казанның да, Татарстанның да йөзек кашы. Мондый кеше, мондый фидакарь һәм тырыш кеше белән горурланырга кирәк. Аның әти-әнисенә, авылның фидакарь халкына зур рәхмәт. Ул Президент турында да, башка даһи кешеләр турында да китап язмаган, ә үз авылдашларын – гади кешеләрне зурлаган. Гөлүсә! Авылыңа, нигезенә кайтып йөр, әти-әниләрең тигезлек белән яшәсен, Кече Болгаер халкына озын, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез.


“Китап язу өчен бер авылдан булу гына җитми”

Гөлүсә Закированың тагын бер төркемдәше – шулай ук Кече Болгаер кызы Алсу Гыйззәтуллина. Ул авторның әлеге китап язу теләге күптән булуын әйтте.

– Гөлүсә белән бер авылда, бер чишмә суын эчеп үстек без, бер класста, бер университетта укыдык, бер бүлмәдә яшәдек. Илһам дигән нәрсә никтер Гөлүсә янына гына килә иде. Белмим, ник алай булгандыр. Аннары төшендем, аның өчен, мөгаен, Рәүф абый белән Зәйтүнә апа кызы булырга кирәк булгандыр. Аллаһка шөкер, илһам аңа килгән, ул илһамланып, безнең авылыбыз турында искитәрлек матур китап язган. Бу китап аның күптәнге хыялы иде. Китапны күргәч, исем китте: бик матур, калын китап булып чыккан. Гөлүсә кебек шәхесләр безнең авылыбызны таныта. Алдагы көннәрдә дә авылны бергәләп танытыйк. Без аны Гөлүс кенә дип җибәрәбез, безнең яраткан кызыбыз ул. Йә Раббым, аңа алга таба да уңышлар юлдаш булсын, - диде Алсу Гыйззәтуллина.

“Зур батырлык кылмадым, намусым кушканны эшләдем”

Китап язганда, күңеленә “авыл көне үткәрергә” дигән уй кереп оялагач та, Гөлүсә Закированың шикләнүләре булмый түгел.

– Баштарак, “Иии, авыл хәзер башка инде, элеккеге йолалар юк, халыкка берни кирәкми, китабымны да карамаслар”, дигән шигем бар иде. Ялгышканмын. Авыл халкының калебе сау: бераз үрнәк күрсәтү, “әйдәгез “дигән сүз генә кирәк булган. Бердәм булып Авыл көнен уздырырга алындылар, кунакларны каршы алдылар, матур концерт тәкъдим итә алдык. Ә бит концертта гына да авылның пенсия яшендәге апалары, киленнәр, җырчыларыбыз һәм балалар катнашты. Сәхнәгә чыккан балалар арасында шәһәрдән кайтканнары күбрәк иде. Мин шуңа сөендем дә, алар бу көнне хәтерләрендә калдырачак. Киләчәктә әби-бабалары яткан шушы җиргә кайтачак, Авыл көннәрен уздырачак. Буыннар чылбырын ялгау кирәк иде. Мин бу идеяләр белән янып йөреп, ашауны да оныттым, әмма хәзер Аллаһка шөкер генә дим. Бөек эшләр, галәмәт зур батырлык кылдым дип тә уйламыйм, намусым кушканны башкара алганга сөенәм. Балама да шуны сеңдерергә тырышам”, - диде "Кече Болгаерым" китабының авторы.  Кечкенә генә иңнәренә зур җаваплылык алып, әле моңарчы беркем тотынмаган эшләрне булдырып, авыл тарихын берәмтекләп җыеп, калын китап язган һәм тирә-юньдә авыл көннәре узганда, эчтән генә көрсенгән авылдашларының хыялын чынга ашыручы, тыйнак та, тынгысыз да Кече Болгаер кызы Гөлүсә Закирова ул. 

Шулай ук укыгыз: Язучы Гөлүсә Закирова, туган авылы турында китап язып, авылдашларына бәйрәм ясады





















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100