Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Заман егетләре» исән-сау»

Җырчы Закир Шаһбан бик күп еллар узганнан соң элек үзе белән бергә «Заман егетләре» төркемендә эшләгән Айрат Гомәров белән күрешкән. Шатлыклы видеоны инстаграм сәхифәсендә җырчының тормыш иптәше Гөлүсә Шаһбан күрсәтә.

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Заман егетләре» исән-сау»
https://www.instagram.com/gilusa__shahban/

«Заман егетләре»нең егетләре исән-саумы?» — дип миннән еш сорыйлар. Группаның талантлы музыканты, беркемгә дә охшамаган зәвыклы Әнәс Бакиров (ул мине роддомга илтүче дә) белән елына бер шалтыратып аралашам, хәлен беләм. Туган көне белән котлыйм. Исән-сау. Әнәснең әнисе Равия апа белән күрешеп, аралашып торабыз. Ә менә Айрат Гомәров - Казан егете, заманында кызларның ушын алучы. Ул Кама Тамагында безнең концерт буласын белгәч, үзе кереп чыгарга булган. Ничә еллардан соң күрешү. Күңелләрендә хатирәләр саклангандыр. Озак итеп сөйләштеләр, көлештеләр. Кабат очрашырга сөйләшеп аерылыштылар. Гомер - мизгел икән», — дип язган шагыйрә.

«Заман егетләре» үз вакытында халыкны җырларны яңача башкару белән җәлеп иткән иде. Яшьрәк тамашачы күңеленә алар ул вакытта аеруча хуш килгәндер. Айратны күргәч, әнә, җырчы Гөлнара Габидуллина да яшьлеген искә төшергән. «Шәп, Гөлүсә, эх, „Заман егетләре“ төркеме көйләренә бер биисе иде тагын», — дигән җырчы.

«Закир абыйны, Айрат абыйны, «Заман егетләре“н кабат-кабат тыңлый идем. Хәзер дә тыңлыйм! Фирменный стиль, матур тавышлар», — дип язган композитор Гөлназ Закирова.

«Роксана» радиосы алып баручысы Елена Фатыйхова: «Бу очрашуны күрү бик күңелле булды. Уфага килгәч, Закир белән Айрат радиобызда булып, әңгәмә корып утырган идек. Радиобызның „Шәрык-шоу“ тамашаларында да катнаштылар алар. Жырларын эфирда гел яңгыратып торабыз, егетләр онытылмасын дип, үзем исемнәрен дә еш кабатлыйм. Гөлүсә ханым, сезнең ижатыгызны да күзәтеп барам, гел рухыма, күңел халәтемә аваздаш шигырьләрегез өчен рәхмәт яусын сезгә! Еш укыйм мин аларны эфирдан. Уңышлар телим», — дип матур комментарий калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100