Гөлүсә Шаһбан: "Закирның өйдә нишләве белән кызыксыналар"
Гөлүсә Шаһбан: "Закирның өйдә нишләве белән кызыксыналар"

Җырчы Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан инстаграмга ире турында пост язган.
"Закир белән 16 ел яшибез. Еш кына Закир өйдә ни белән шөгыльләнә, күрмәгәч радио, ТВ гына карап утырадыр дип сорыйлар. Күпләргә кызыктыр. Ә безнең көнебез кайнар чәй һәм коймактан башлана. Бүген дә сине, Җаныем, коймак исе уяткан. Иртәбез шулай башлана.
Иртәнге сәгать җидедә Шаһбан уяна. Иң беренче итеп телефон һәм көн яңалыклары. Яңалыкларны тыңлап бетергәч, мине уята. Әгәр бик арыган булсам, акрын гына ишекне ябып чыгып китә башка бүлмәгә. 10да торам, чөнки кич юлдан соң арыта. Закир мин уянганчы тәмле итеп чәй эчкән, көнлек планны төзегән, кемнәргәдер шалтыраткан, кайбер проблемаларны хәл иткән була инде. Алисәне мәктәпкә озатучы да ул, мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә этисе эшләтә, аңлата, яздыра, сыздыра. Җырчы кешенең тормышы шул - эшкә иртән чыгып китәсе юк, күп кенә эшләр телефоннан, интернет челтәре аша хәл ителә.
Ул да башка ир-атлар кебек, дуслары белән мунчага, сыра эчәргә, сөйләшеп утырырга чыгып китә. Буш вакытында гитарада, баянда уйный. Бер кимчелеге бар - рульдә йөрми. Әгәр Закирга 1000 төрле темага 1000 соравыгыз бар икән, берсе дә җавапсыз калмас, чөнки ул бик акыллы", - дип язган Гөлүсә.