Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Кеше якты дөнья белән хушлашкач, тотынабыз хатирәләр яңартырга…»

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан инстаграмга фәлсәфи пост урнаштырган.

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Кеше якты дөнья белән хушлашкач, тотынабыз хатирәләр яңартырга…»
https://www.instagram.com/gilusa_shahban/

Шагыйрә, җырчы Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә Шаһбан исән вакытта кешене кадерли белмәвебез, игътибар үзәгеннән читтә булган дусларыбызны сирәк искә төшерүебез турында әйтә. Ул әлеге фикерләрен инстаграм сәхифәсенә язган. 

«Кызганыч, көн тудымы, нинди дә булса хәбәр. Туган көн белән котлап куелган фотоларга юлыксаң да, йөрәк дерт итеп куя.

Сүзем бүген башкада. Шәхесләр китә… Талантлар китә… Шуннан соң башлана инде берсеннән-берсе күңелгә үтәрлек хушлашу сүзләре. Сүз дә юк, бу кешенең хәсрәтен, кайгысын уртаклашу, хөрмәт күрсәтү итеп кабул ителә. Чыннан да якын кешеләрне, бер казанда кайнап яшәгән дусларны, хезмәттәшләрне югалту авыр. Уйланырга мәҗбүр итә. Башкаларның түгел, үзеңнең тормышыңа берникадәр нәтиҗә ясап куясың. Бу дөньяның вакытлыча гына икәнлеген тагын бер кат башыңнан үткәрәсең.

Сүзем… Кемгә генә кайтып калсак та, Илфат абый Абдрахманов, Илфак абый Шиһапов, кичә генә арабыздан киткән Айнур (исемлекне дәвам итәргә була)… Бәлки аларга исән вакытта бер җылы сүз җитми калгандыр? Бәлки шул бер җылы караш гомерләрен озайткан булыр иде. Дөнья мәшәкатьләренә сылтап, күз алдыннан, игътибардан читтә калганнарны бөтенләй онытабыз. Үзәктә кайнаган дусларга омтылабыз, аларга тартылабыз. Шулай түгелме? Ниндидер игътибар үзәгеннән читтә калган, кемгә дә әллә ни кирәге булмаган безгә нигә? Безгә дан-шөһрәт яулаган, уңышка ирешкән дуслар кирәк шул. Бердәнбер көнне ул күзгә чалынмый торган берәү якты дөнья белән хушлашса, тотынабыз хатирәләр яңартырга, фото-видеолар эзләргә. Юк, соң инде… Аларга фото да, җылы сүзләр дә кирәкми… Соңга калдың кеше! Кичә кирәк иде… Ул исән чакта…

Бәлки соң түгелдер… Бәлки безнең җылы сүзгә мохтаҗ булганнар янәшәдә генә йөриләрдер? Туктап бер тын алыйк әле. Бер җылы сүз җитә, кайвакыт. Хәтта, бөтен яклап бәхете булганнарга да бер җылы сүз кирәк», — дип язган ул. 

Инстачылар Гөлүсә Шаһбанның сүзләре белән килешкәннәр."Кеше исән-сау вакытта аның турында матур сүзләр әйтергә кирәк шул», «мәрхүм булгач кына искә ала башлыйбыз, ул шулай иде дигән булабыз», «аларга хәзер хәер-догадан башка берни дә кирәк түгел», дип язалар. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кызганыч....Көн тудымы нинди дә булса хәбәр. Туган көн белән котлап куелган фотоларга юлыксаң да йөрәк дөрт итеп куя. Сүзем бүген башкада. Шәхесләр китә...талантлар китә...Шуннан китә инде берсеннән берсе күңелгә үтәрлек хушлашу сүзләре.Сүз дә юк, бу кешенең хәсрәтен кайгысын уртаклашу,хөрмәт күрсәтү итеп кабул ителә....чыннан да якын кешеләрне,бер казанда кайнап яшәгән дусларны...каллегаларны...якыннарны югалту авыр, уйланырга мәҗбүр итә...башкаларның түгел үзеңнең тормышыңа берникадәр нәтиҗә ясап куясың,бу дөньяда вакытлыча гына икәнлеген тагын бер кат башыңнан үткәрәсең... СҮЗЕМ... Кемгә генә кайтып калсак та Ильфат абый Абдрахманов, Ильфат абый Шигапов, ...кичә генә арабыздан киткән Айнур (исемлекне дәвам итәргә була) бәлки аларга исән вакытта бер җылы сүз җитми калгандыр...бәлки шул бер җылы караш гомерләрен озайткан булыр иде. Донья мәшәкатьләренә сылтап күз алдыннан, игътибардан читтә калганнарны бөтенләй онытабыз..үзәктә кайнаган дусларга омтылабыз...аларга тартылабыз...шулай түгелме? Ниндидер игътибар үзәгеннән читтә калган...кемгә дә әллә ни кирәге булмаган безгә нигә?безгә дан шөһрәт яулаган...уңышка ирешкән дуслар кирәк шул...Бердән бер көнне ул күзгә чалынмый торган берәү якты донья белән хушлашса ...тотынабыз хәтирәләр яңартырга...фото видеолар эзлэргэ.Юк Соң инде...!!!Аларга Фото да Җылы сүзләр дә кирәкми...Соңга калдың Кеше!Кичә кирәк иде...Ул исән чакта... Бәлки соң түгелдер...Бәлки безнең җылы сүзгә мохтаҗ булганнар янәшәдә генә йөриләрдер.Туктап бер тын алыйк әле. Бер җылы сүз җитә кайвакыт..Хаттә бөтен яклап бәхете булганнарга да бер җылы сүз кирәк кайчакта...

Публикация от Гилюса Шахбан (@gilusa_shahban)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100