Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан ире Закир Шаһбанның беренче никахыннан туган улын күрсәтте

Ильяс Оренбургтан әтисе янына Казанга кунакка килгән. 

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан ире Закир Шаһбанның беренче никахыннан туган улын күрсәтте
Гөлүсә Шахбанның Инстаграм аккаунтыннан

Гөлүә Шаһбан бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә яза. 

«Таныштырыйм әле… Инде сез Закир Шаһбанның уңган-булган кызы-йолдызы Алисә бар икәнен беләсез. Ә менә Оренбургта яшәп ятучы 32 яшьлек улы бар икәнен күпләрегез белмидер дә (беренче хатыныннан). Аның исеме Ильяс. Хәзерге вакытта Ильяс әтисе янында Казанда кунакта. Алисә белән Ильяс ошаганнармы соң?» — дип сорый ул инстачылардан.

«Алисә икеләтә бәхетле, аның абыйсы бар. Еллар узган саен туганнарың булганына ныграк сөенәсең, мөнәсәбәтләрне тирәнтенрәк аңлыйсың. Бәхетле булыгыз»;

«Алисә сезгә күбрәк охшаган, ә Ильяс — әтисенә. Бергә аралашып яшәргә язсын. Сез бик бәхетле гаилә. Сәламәтлектән аермасын сезне, Ходаем», — дип комментарийлар калдырганнар шагыйрәнең инстадуслары. 

«Марҗа хатыны Ильяс дип куштырмагандыр әле. Ильядыр ул!» — дигән комментарий калдыручы да табылган. «Юк, Ильяс», — дип кире каккан аны Гөлүсә Шаһбан. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100