Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан ире Закир Шаһбанның башка хатыннарына караганда кай ягы белән өстенрәк?

«Миңа кадәр булган хатыннарын Закир хөрмәт белән искә ала», — ди шагыйрә.

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан ире Закир Шаһбанның башка хатыннарына караганда кай ягы белән өстенрәк?
Рамил Гали

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан ире Закир Шаһбанның алдагы өч хатыныннан нәрсә белән аерылып торганын сөйләде.

«Мин — Закирның дүртенче хатыны. Закир аны концертларында да әйтә. Юмор, бәлки, гыйбрәт шикелле сөйли торгандыр инде. Бәлки, мине күтәрергә тырышкандыр. Закирның һәр хатыны — законлы рәвештә теркәлгән хатыннар. Берсен дә кыерсытмаган. Һәрбер хатынын хөрмәт белән, тормышының бер этабы, киләчәккә бер адым дип искә ала. Хәтта кайберләре белән аралашабыз да», — диде Гөлүсә Шаһбан «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Закир Шаһбан башка тормыш иптәшләре белән иң күбе 4 ел яшәсә, Гөлүсә Шаһбан белән инде 20 ел бергә.

«Әйе, мин — аның дүртенче хатыны, ләкин без Закир белән инде 20 ел яшәп киләбез. Ә башкалары белән ул 3, иң күбе — 4 ел яшәгән. Шул ягым белән алардан аерылып торам», — дип сөйләде шагыйрә.

  • Гөлүсә Шаһбан белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100