Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан ире Закир Шаһбан турында: «Таксига ике йөз сум акча бирми…»

Җырчы Закир Шаһбанның хатыны шагыйрә Гөлүсә Шаһбан инстаграмда ире турында кызыклы гына пост урнаштырган. Тормыш иптәшенең кеше белмәгән үзенчәлекләре якларын санап чыккан ул. Укып карагыз әле, бик кызык…

news_top_970_100
 Гөлүсә Шаһбан ире Закир Шаһбан турында: «Таксига ике йөз сум акча бирми…»
https://www.instagram.com/zakirshahban_1966/

«Кем һәм нинди ул Закир ШаҺбан?

Ярата, ләкин беркайчан да «яратам» дип әйтми.

Утыз меңгә телевизор алып бирергә мөмкин, ләкин 200 сум таксига бирмәячәк.

Ашыйсы килә, ләкин ун елга бер килгән кунак кебек, ике-өч тапкыр чакырмыйча чыкмый.

Бер кайчан гаебен танымый һәм гафу үтенми.

Җырлый белмәүче җырламаска тиеш дип саный, ләкин җырлый белмәүче берәү сорый икән, җыр яздырырга ярдәм итә.

«Сер итеп» дигән сүзне бөтенләй аңламый.

Путинның әйбәт икәнен дәлилләп, теләсә кем белән озаклап бәхәсләшергә мөмкин.

«Бердәм Россия»гә тугры…

1000 нән артык китап укыган.

Теләсә нинди темага теләсә нинди дәрәжәдәге кеше белән сөйләшерлек белеме бар.

Кулындагы iPhone 11 биш бармагы кебек белә.

Ике Сбербанк карточкасы шуңа беркетелгән.

Бөтен түләүләр аның өстендә һәм онлайн.

География — төн уртасында уятып сорасаң да «бишле».

Математика хәм грамматика — +5.

Манипулятор…

Беркайчан да алдый белми (мин үзем ниндидер бәхәсләрне булдырмый калу өчен алдау гөнаһ дип санамыйм).

Хатын-кызларны ярата, ләкин көнләшү дигән төшенчә аның өчен бөтенләй юк.

10 көн тәмле ашатып, 11нче көнне пешермәсәң, 10 көне онытыла һәм 11нче көне генә хәтердә кала.

Үзен жәлләгәннәрен ярата, ләкин жәлләргә урын юк.

Рәхәтләнеп эшләргә бөтен мөмкинлеге бар ләкин… ялкаулык көчлерәк.

Хатыны белән киңәшләшми бер эш эшләми.

Миннән аермалы буларак, бер шалтырату белән трубканы алмасалар, икенче катка шалтыратмый.

Шалтырату биш гудоктан артмаска тиеш дип саный.

Әйбәт компания булса, сәгәтьләр буе җырларга әзер.

Русча кинофильмнардагы бөтен җырларны белә.

Русча, татарча җырларның барысының да авторларын хәтердә тота.

 Сезнең ирләр дә шундыймы?» — дип язган Гөлүсә.

«Гөлүсә, балам, Закирны шәхес итеп тотучы ул син, син булмасаң…»

«Закирның бәхете акыллы хатын белән яшәвендә, Аллаһы Тәгалә аңа талантын югалтмаска сине җибәргән. Синдәй хатын-кыз сау-сәламәт ирләргә дә сирәк татый. Ходайның яраткан кешеләре булып яшәгез. Оныклар сөяргә язсын!»

«Безнең яктагы мишәр кызлары шундый түземле шул.»

«Сез бик сабыр, Гөлүсә. Матур гына яшәгез.»

«Закир абый — уникаль шәхес инде ул… Хөрмәтем чиксез»

«Безнең ирләр Шаһбан түгел шу-у-ул.»

«Мондый ир-ат белән яшәргә була, Гөлүсә ханым», — кебек комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100