Гөбәдиягә яки чәй янына кефирдан корт
Саба районында яшәүче Исмегөл ападан корт рецептын тәкъдим итәбез.
3 литр сөтне кайнатырга куярга.
7 йомырканы әйбәтләп тугларга, шуңа 4 пакет кефир кушып болгатырга да кайнап чыккан сөт өстенә агызырга.
Куера башлагач, 10 аш кашыгы шикәр комы салырга. Корт рәвеше ясалганчы 5 сәгать чамасы кайнатырга.
"Гөбәдиягә дә, чәй әчәргә дә бик тәмле була", - дигән Исмегөл апа.