Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөбәдия (рецепт)

Иң танылган татар ашларының берсе – гөбәдия. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен. Аны һәркем үз рецепты буенча әзерли. Тәм буенча да төрлесе була. Кемдер эчлеккә кирәкле бар әйберне болгатып эченә сала, ә кемдер һәрберсен рәтләп тезә.

news_top_970_100
Гөбәдия (рецепт)

Бүген сезгә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән маргарин, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм “Люкс” чүпрәсе, 3 йомырка,  1 бал калагы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2  аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк.

Эчлек өчен: 300 грамм корт (кемдер аны кызыл эремчек ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше, шикәр комы (күбрәк салынса тәмлерәк).  Беренче катка  корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге, йомырка,  җимеш салырга өстенә шикәр комы сибәргә,  бер кап ак май эретеп салырга.

Гөбәдиянең өстен майларга. Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш) һәм өстенә сибәргә, йөзе килгәнче мичтә пешерергә.

 Авызда эреп китә, пешерегез, һич үкенмәссез, дип тәкъдим итә рецептын Ләйлә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100