Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөбәдия камыры тәкъдим итүче Зөлфия Шакированы изүе ачык дип тәнкыйтьләгәннәр

Җырчы ураза тотучыларга изге теләкләр тели.

news_top_970_100
Гөбәдия камыры тәкъдим итүче Зөлфия Шакированы изүе ачык дип тәнкыйтьләгәннәр
Раси Фәсхетдинов

Җырчы Җәвит Шакиров инстаграмдагы сәхифәсендә хатыны Зөлфия Шакировадан гөбәдия камыры рецепты тәкъдим итте. «Күпләрнең соравы буенча гөбәдиянең камыр рецепты. Ашларыгыз тәмле булсын», — дип яза ул инстаграмда.

Гөбәдия камыры ясау өчен 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, 100 грамм атланмай, ярты стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы чүпрә алырга кирәк, диелә. Шушы әйберләргә он кушып, камыр басарга кирәк була дип аңлашыла.

Инстачыларның берсе «анда чүпрә кирәкми», дип фикерен әйткән.

Җәвит Шакиров хатынының ризыкларын мактый. «Дуслар! Һәркем үзе теләгәнчә камыр ясый. Кемдер чүпрә белән, кемдер чүпрәсез. Безнең гаилә шушылай мин өйрәткәнчә ярата», — ди ул.

Инстачылар Зөлфия Шакировага рәхмәт әйтеп, «сезнең рецептлар буенча пешергән әйберләр тәмле була», диләр.

Шунда Зөлфияне Шакированың изүе ачык булуга шелтә белдерүче дә табылган. «Мөселман хатыннарының яулыгы муенны, күкрәкне каплап торырга тиеш түгелме?» — дип төрттерә берсе.

Инстачылар Зөлфия Шакированы яклый, «Намаз укырга җыенмаган, ашарга пешергәндә башны гына каплыйлар, чәчләр төшмәс өчен», - диләр.

Җәвит Шакиров үзе дә «гаеп табып кына торалар инде», дип яза. Диалогка Айгөл Бариева да кушылган. Алар Җәвит Шакиров белән бер-берсенә сәламнәр әйтешә, «тоткан уразаларыбызның сабавы булсын», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100