news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Футболчылар утырган машина авариягә очраган, ике спортчы һәлак булган

news_top
Футболчылар утырган машина авариягә очраган, ике спортчы һәлак булган
Фото: © "Татар-информ"

12 октябрьгә каршы төндә Пермь-Екатеринбург юлында «Уралец-Тагильская сталь» футбол клубы уенчылары утырган машина авариягә очрый. Евгений Ситников урында ук үлә. 1 ноябрьдә Кирилл Кочетов та хастаханәдә вафат була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Клубның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, Кирилл авариядән соң аңына килмичә үлеп киткән.

«Кирилл көрәште, ләкин, кызганычка, травмалары тормыш итәргә бирмәде», – диелә хәбәрдә.

«Амкар Пермь» һәм «Уралец-ТС» футбол клублары мәрхүмнең туганнарына ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар