Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Футболчы Неймарның дус кызы тезеннән май алдырганда үлгән

news_top_970_100
Футболчы Неймарның дус кызы тезеннән май алдырганда үлгән

31 яшьлек Бразилия футболчысы Неймарның (хәзер Согуд Гарәбстаны өчен уйный) дус кызы – Бразилия моделе, телевидение тапшырулары алып баручы Луана Андраде хастаханәдә үлгән. Неймар аны «дус кызым» дип атый.

29 яшьлек Луана, тезеннән май алдыру өчен, үзенең туган шәһәре Сан-Паулудагы клиникага барган. 2,5 сәгать операция ясатканнан соң, ул үлгән.

Клиника хәбәр итүенчә, операция барышында тромбоз табылган, операцияне туктатканнар, әмма аны коткара алмаганнар.

Неймар бу көннәрдә 2 тетрәндергеч вакыйга кичерә. Аның «рәсми» очрашып йөргән кызы – модель Бруна Бьянкардиның өенә караклар бәреп керә, Брунаның әнисен бәйләп, кызының кайда икәнен сорый башлыйлар. Нидер белә алмагач, өйне җимерәләр, 120 мең долларлык әйберне урлап чыгып китәләр.

«Ике начар яңалык булган хәсрәтле көн, – дип яза Неймар үзе. – Башта Бруның әнисе каза күрде, әмма, Ходайга шөкер, барысы да әйбәт булды. Икенчедән, дус кызымның үлеме. Мин аның гаиләсенең кайгысын уртаклашам, Луананы Ходай колач җәеп каршы алсын!»

Соңгы елларда Луана Жоао исемле егет белән очрашып йөргән. Ул: «Мин коточкыч фаҗига кичерәм, өзгәләнәм. Минем бер өлешем китте. Син – минем яктылыгым. Безгә өстән карап тор. Мин сине һәрвакыт яратырмын!» – дип язган.

Неймарның социаль челтәрләрен карап баручыларны иң гаҗәпләндергәне – кызның идеаль фигурага ия булып та, хирурглар пычагы астына керүе. «Тезендә нинди май күргән соң ул?» «Пластик операцияләрдә миллиардлаган акча әйләнә. Аны кем тыйсын. Монда төп гаеп анестизиологта – карамаган», – дип язалар.

Неймарның дус кызлары бик күп. 19 яшендә ул 17 яшьлек Каролина белән очрашып йөри, хәзер аларның уллары бар. Аннары Габриэлла Ленци, Сорае Вучелич, Бруна Маркезини. Аны Нажила исемле кыз, реклама төшергәндә көчләүдә гаепләп, судка да биргән иде. Футболчы бу кызны шантаж белән акча эшләүдә гаепли, суд, дәлилләр булмау сәбәпле, кызның дәгъвасын кире кага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100