news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Футболчы Андрей Аршавинның хатыны үзен көчләүләре турында сөйләде

Футболчы Андрей Аршавинның хатыны үзен көчләүләре турында сөйләде

news_top
Футболчы Андрей Аршавинның хатыны үзен көчләүләре турында сөйләде
Андрей Аршавин беренче хатыны Юлия Барановская белән күптән аерылышты, икенче хатынга - Алиса Казьминага өйләнде, аның инде дүртенче баласы туды. Футболчы беренче хатынын өченче баласына авырлы вакытта ташлап киткән иде. Юлия Барановская футболчы белән яшәве хакында китап язган. Ул Аршавинны кыйнауда һәм көчләүдә гаепли. Бу хакта "Московский комсомолец" яза. 

Барановская хастаханәдә ятканда автомобиль мәсьәләсенә бәйле рәвештә ире белән талаша башлый. "Ул миңа сукты - мин биш метр очып барып төштеп. Ничек теккән урыннарым ертылмагандыр", - дип язган Барановская. 

Төп фотода һәм биредәге фотода - Андрей Аршавин икенче хатыны Алиса Казьмина белән
  >

Хатын иренең даими рәвештә исерек хәлдә кайтуын һәм кыйнавын сөйли. Бер тапкыр ул хатынын автомобильдә көчләгән.

Барановская иренең тиран икәнен кешегә әйтмәгән - чөнки мондый гауганың Аршавинның карьерасына нокта куярга мөмкин дип уйлаган. Ире исә хатынының һәр адымын контрольдә тоткан, аңа каршы сүз әйтергә ярамаган. Юлия язуынча, ире хыянәт итүен яшереп тә тормаган. 

Күптән түгел генә 37 яшьлек Аршавин икенче хатыны Алиса Казьминаны да ташлап киткән дип язганнар иде. Ул кызлар белән төшкән фотосын урнаштырган, ул кызларның берсе "бергә үткәргән төнне беркайчан да онытмаячакмын" дип язган. 

Андрей Аршавинның беренче хатыны Юлия Барановская балалары белән:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар