news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Футбол хөкемдары уен вакытында үлгән

news_top

Красноярск краенда футбол хөкемдары матч вакытында үлгән. Уен кырында аның хәле начарланган, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 45 яшьлек Артур Иксанов Ачинксида «Строитель» стадионында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган матчта эшләгән. Бер мизгелдә хөкемдарның кисәк кенә хәле начарлана, ул аңын югалта һәм газонга егыла.

5 минуттан уен кырына «ашыгыч ярдәм» килә, табиблар ир-атны терелтергә тырыша, тик аны коткара алмыйлар. Якынча мәгълүматлар буенча, Артур Иксановның үлем сәбәбе – йөрәге туктау. Аның 3 баласы ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар