Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Футбол тубы кадәрле» - Татарстанда яшәүче хатынның сөт бизендә ун килолы шеш үскән

53 яшьлек хатынга ике инфаркт, ике инсульт була, 30 көн ковид-госпитальдә ята.

news_top_970_100
«Футбол тубы кадәрле» - Татарстанда яшәүче хатынның сөт бизендә ун килолы шеш үскән
https://www.tatar-inform.ru/

Чаллыдагы онкология диспансеры табиблары авыру хатынның сөт бизеннән ун килолы шешне алган. Бу турыда Чаллының Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

53 яшьлек хатынга ике инфаркт, ике инсульт була, 30 көн ковид-госпитальдә ята. Аның үпкәләренең 85 проценты зарарланган була. Ул ун көн реанимациядә ята.

Уд үзе Түбән Камада яши. Яңа ел алдыннан күкрәгендә тыгызланган урын табып ала. Шеш бик тиз үсә, өч ай узгач, бу хатынның сөт бизе футбол тубы кадәр булып үсә. 

Онкология үзәгендә аның уң яктагы сөт бизен алалар. Операция уңышлы уза. 

Шеш яман булмый. Хатын хәзер үзен яхшы хис итә, тиздән аны өенә җибәрәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100