news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Футбол матчы вакытында трибуналар ишелеп төшкәч, 200 кеше имгәнгән - видео

Йөгерешә башлаган кешеләр өстенә ут баганасы да ава.

news_top
Футбол матчы вакытында трибуналар ишелеп төшкәч, 200 кеше имгәнгән - видео
https://pixabay.com

Һиндстанның Керала штатында футбол матчы вакытында стадиондагы трибуналар ишелеп төшә. Фаҗига уен башланыр алдыннан була. 200ләп кеше имгәнә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Гадәттән тыш вакыйга төшерелгән кадрларда трибуналарның футбол кырына диярлек авып төшүе күренә. Йөгерешә башлаган кешеләр өстенә ут баганасы да ава.

2021 елда Һиндстанның Сурьяпет шәһәрендә шуңа охшаш вакыйга булган инде. Кабадди буенча илкүләм чемпионат ачылышында 1,5 мең фанат утырган трибуналар ишелгән. Бу хәл дә видеога эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар