news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Футбол буенча СССР чемпионы Валентин Афонин вафат

Афонин өч ел рәттән илнең иң яхшы футболчысы дип табылган спортчы.

news_top
Футбол буенча СССР чемпионы Валентин Афонин вафат

Мәскәү ЦСКА командасы футболчысы, 1970 елда СССРның футбол чемпионаты җиңүчесе булган Валентин Афонин вафат. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЦСКА, чемпион вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашуы хакында белдергән.

Футболчы СКА (Ростовтагы Дон) һәм ЦСКА (Мәскәү) өчен чыгыш ясады. Афонин Советлар Союзының җыелма командасы уенчысы. Ул уйнаганда команда дөнья чемпионатында 1966 елда дүртенче урын алган иде.

1968, 1969, 1970 елларда илнең иң яхшы футболчысы дип табылган.

Уеннардан киткәч, Афонин тренер булып эшли. ГСВГ һәм СКА (Хабаровск), «Сокол» (Мәскәү) командаларында эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар