news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фургон йөртүче ир-ат велосипедта утырган балаларга биеклектән сикерергә кушкан

Фургон йөртүче ир-ат велосипедта утырган балаларга биеклектән сикерергә кушкан

news_top
Фургон йөртүче ир-ат велосипедта утырган балаларга биеклектән сикерергә кушкан
Фургон йөртүче ир-ат балаларга машинасының прицебына менеп, велосипедка утырып төшәргә кушкан. Баланың велосипедтан егылганын ул көлә-көлә телефонына төшереп тора. Социаль челтәрләрдә шундый видео таралды. 

Социаль челтәр кулланучылар бу вакыйга Тәтештә булган дип яза. Балаларны видеога төшерүче дөрестән дә фургон йөртүчеме, әллә инде чит кешеме икәне хакында мәгълүмат шулай ук билгеле түгел. 

"Татар-информ" журналисты Тәтеш прокуратурасы белән элемтәгә керде. Прокуратура хәбәр иткәнчә, мондый видео турында аларның әлегә мәгълүматы юк. Әмма алар бу видеороликны тикшерергә һәм бу вакыйга дөрестән дә Тәтештә булган очракта, гаепле кешеләрне ачыкларга вәгъдә бирделәр. 

Әгәр "Интертат"ны укучылар арасында бу урынны таныган кешеләр булган очракта, info@tatar-inform.tatar адресы буенча, яки Интертатның Вконтакте, Инстаграм төркемнәренә язуын сорыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар